Төп күрсәткечебез – яхшы нәтиҗә
«Кама-Бекон» дуңгызчылык комплексы - республикада гына түгел, Россиядә иң зур предприятиеләрнең берсе. Биредә 240 мең баш дуңгыз асрала. Республикада җитештерелә торган дуңгыз итенең 65 проценты безнең «Кама-Бекон» җәмгыятенә туры килә.
Дуңгызларны, туганнан алып, ит итеп җитештергәнче үткән юл, аларның исән-иминлеге тулысынча мал табиблары өстендә. Тирә-як төбәкләрдә, аеруча Чувашия Республикасында, «Африка чумасы» чире белән дуңгызлар күпләп кырылганда, безнең коллективта, әлеге чиргә киртә кую өчен, бик мөһим чаралар кулланыла. Шәхси гигиена чараларына зур игътибар бирелә. Эш урынына эшчеләр душта коенып керәләр, муенса, алка кебек бизәнү әйберләре, кесә телефоны һәм башка шундый әйберләрне үзең белән алып керергә рөхсәт ителми. Эшчеләр махсус киемнәр киеп эшлиләр. Башка күптөрле саклану чаралары күрелә. Болар барысы да ветеринария табиблары күзәтчелегендә башкарыла.
Безнең коллективта ветеринария хезмәткәрләре 20 кеше. Аларның күбесе институтны бетереп килгән яшь белгечләр. Лаборатория мөдире Наталья Осипова, өлкән ветеринария табибы Екатерина Десяткиналар чагыштырмача тәҗрибәлеләрдән саналалар. Белгечләребезнең белемен һәм осталыгын күтәрү белән даими шөгыльләнәбез. Шул максаттан «мастер-класс» курслары эшли. Гадәттә, анда Россия һәм чит ил галимнәрен чакырабыз. Тәҗрибә уртаклашабыз. «Мастер-класс» дәресләрен үзем дә үткәрәм. Моның файдасы зур. Яшь белгечләр малларны дәвалауда һәм профилактик чаралар үткәрүдә яңалыклар белән танышалар, аларны гамәлгә кертергә тырышалар.
Җитештерүне тулы циклга күчерүдә җитди адым ясалды. Үзебездә дуңгызларны сую цехы эшли башлады. Шул сәбәпле дуңгыз итен эшкәртеп, азык итеп сату мөмкинлеге туды. Бу юнәлештә «Камский» агросәнәгать комплексыбыз составында казылык цехы эшли башлады һәм кибетләргә үзебезнең продукция җибәрелә. Шулай итеп җитештерүчәнлегебез ел саен үсештә. Моңа мал табибларыбызның да өлешләре зур.
Рафаэль Сәфиулин,
«Кама-Бекон» җәмгыятенең баш ветеринария табибы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев