Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Шөгылен көндәлек ихтыяҗга, шатлыкка әйләндерә алган ул

Минем күптәннән аның искитмәле агач эшләнмәләрен авылдашларыма күрсәтәсем, кулдан юынып ясалган кувшиннар, нәни сандыклар, төрле сыннар, чокып ясалган борынгы нәкышләреннән күргәзмә оештырасым килеп йөри. Менә тагын нинди яңалыклары бар микән дип, Күзкәйдәге аның Бәхти чокыры буена урнашкан йортына бардым.

Яңалыклар бар: ишек алды уртасына бик зәвыклы итеп чатыр ясап куйган, аның янәшәсендә бер як стенасын зур тәрәзәләр алып торган иркен, якты остаханә (аны ул киләчәктә кышкы бакча итәргә исәпли), сауналары булган мунча җиткергән, иске өй янәшәсендә булачак йортның фундаменты салынган. «Болары кирәккә эшләнде, күңел дигәне дә бар бит әле. Төннәрен рәхәтләнеп агач кисәкләренә «җан өрәм»», - ди Рөстәм Ясәвиев.

Чыннан да, җыйнак, бик пөхтә йортын ул чын музейга әйләндергән. Киштә-шкафлардагы бизәкләнеп эш-

ләнгән әйберләргә сокланып туймаслык. Мин килеп кергәндә дөньясын онытып, үзе биеклеге диярлек агач скульптураның соңгы сызыкларын чокый иде.

Ул Күзкәй авылы егете. Биредә урта мәктәп тәмамлаган, Казанда сәнгать училищесында тумыштан бирелгән һөнәри осталыгын чарлаган. Чаллыда төзелешләр кайнаган елларда «Камгэсэнергострой»ның сәнгать-бизәкләү участогында эшләгән, 47нче һөнәр училищесында булачак төзүче яшьләрне агач эшләре осталыгына өйрәткән. Хәзер инде ул туган авылында, туган нигезендә яши, иҗат итә.

Авылыбызның мөхтәрәм кешесе Галимҗан ага Вәлиев «Мең дә бер шөгыль» китабында: «Тормышта, хезмәттә иҗадилык кешенең эчке дөньясын үстерә, күңелен баета, яшәвен мәгънәле итә», - дип язган иде. Рөстәм Ясәвиев күңелендәге хисләрен шигъри юлларга да сала. Аның шигырь тәлгәшләре «Якты юл» газетасында да басылып чыкты.

- Авыл баласына агачтан менә мондый могҗиза тудыру кайдан килгән? - дип кызыксындым мин әле бер, әле икенче әйберне кулыма алып.

- Үземне белә башлаганнан бирле кулымда пәке белән агач булды. Агачтан юынып нидер ясап мәш килә идем. Әти урманчы иде безнең. Аның бик матур ат рәсеме ясаганы истә. Ә мин атны агачтан ясадым. Балалар үскәндә уенчыклар ясап бирә идем. Бер кызым рәссам минем, кайткан араларда мин ясаган әйберләргә матур итеп бизәкләр төшерә, - дип җавап бирә оста куллы Рөстәм Ясәвиев.

Күптән түгел мәдәният хезмәткәрләренең Яр Чаллы профсоюз комитеты балаларның кул эшләренә конкурс үткәргән иде. Мин авылыбызның өч укучысының эшен алып бардым. Берсе агачтан самолет моделе ясаган иде. Өчесенең дә эшләре югары бәяләнде - профсоюзларның шәһәр комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. «Кызыксынган балаларга агач эшләнмәләр ясау осталыгына өйрәтү ниятең юкмы?», - дим хушлашканда оста куллы Рөстәм Ясәвиевка. «Кызыксынулары ихлас булса, рәхим итсеннәр», - диде остаз.

Тәнзилә Шәйхнурова,
Күзкәй авылының китапханә мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев