Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Пелагея Ерхова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Сугышка киткән әтиләрен алыштырып, тылда иң авыр хезмәтне башкарган үсмер кызларыбызның һәрберсенә һәйкәл куярлык. Бүген «Татарстан» совхозы поселогында гомер итүче Пелагея Ерхова да шундыйлардан.

Шушы көннәрдә Пелагея Петровна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Ворошилов районы Левашово авылында Пётр һәм Мария Тимофеевлар гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, Пелагеяның әтисен фронтка алалар. Кызга ул вакытта 14 яшь кенә, әле 5нче сыйныфны гына тәмамлаган була. Әнисе нык авырганлыктан, Пелагеяга мәктәпне ташлап, эшкә урнашырга туры килә. Колхоз рәисе аны кибеткә сатучы итеп ала. «Товар артыннан җәяү бара идек. Атлар юк, барысын да үзебез күтәреп ташыйбыз», - дип искә ала Пелагея Петровна. Кибеттә кыз ике ел эшли. Аннары аны Теләнче Тамак авылы почтасына телеграфистка итеп чакыралар. Анда ун ел хезмәт куя.

Пелагеяның әтисе Пётр Андреевич 1942 елда Ленинград янындагы каты бәрелешләрдә үлә. Аннан нибары бер хат килеп кала. Ул хат бүген дә гаилә архивында кадерләп саклана.

1954 елда Пелагея булачак ире Михаил Ерховны очрата, гаилә төзиләр. 1956 елда Ерховлар «Татарстан» совхозы поселогына күченеп киләләр. Михаил Степанович совхозга бригадир, Пелагея Петровна ПМКга җыештыручы булып урнаша. Ире белән алар бер-берсен хөрмәт итеп 56 ел гомер итәләр. Өч кыз, ике ул үстерәләр. 2010 елда Пелагея Михаилны соңгы юлга озата. Бүген кече улы Юрий һәм килене Светлана тәрбиясендә яши.

Пелагея Петровнаның хәзерге көндә 5 баласы, 9 оныгы һәм 11 оныкчыгы бар. Алар барысы да әбиләрен ярата һәм хөрмәт итә. Пелагея Петровнаның өен җитәкчелектән бирелгән күпләгән Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бизи. Ул тыл хезмәткәре, хезмәт ветераны, «Бөек Ватан сугышы елларындагы намуслы хезмәте өчен» медале иясе. Пелагея Ерхованы 90 яшьлек юбилее белән бар поселок халкы тәбрикли, аның сугыш елларындагы һәм тыныч тормыштагы хезмәте алдында баш ия, дип яза безгә поселокның даими хәбәрчесе Тамара Тузеева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев