Һөнәргә тугрылык
Иске Дөреш авылында һәрвакыт яшеллеккә, төрле төстәге гөлләргә күмелеп утырган бер бина бар. Бу - фельдшер-акушерлык пункты. Бина эчендәге чисталык, пөхтәлек тә үзенә тартып тора. Беренче ярдәм күрсәтү өчен дә бөтен шартлар тудырылган. Бирегә кергән һәр авыру тәне һәм җаны өчен дәва таба. Фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләренең тырышлыгы бу, әлбәттә. Алар...
Фельдшер-акушерлык пункты мөдире Роза Закирова медицина өлкәсендә 37 елга якын эшли. Моңа кадәр Түбән Кама медицина училищесын тәмамлап, Биектау районында 3 елга кадәр эшли. Аннары Тукай район больницасында хезмәт куя. Иске Дөреш егете - Фәнил Закиров белән тормышын бәйләгәч, биредә эшли башлый. Ярдәм сорап килгән һәркемне ачык йөз, тәмле тел белән каршы ала Роза. Һәрвакыт авыруның хәленә керүче, дәва эзләүче, олы җанлы кеше ул. Ә шәфкать туташы Альбина Ишмәкәева ашыгыч ярдәм күрсәтү больницасында 5 елга якын эшләгәннән соң, 2013 елда бирегә кайтып урнаша. Шуны әйтеп үтәргә кирәк: Альбина һәрвакыт алдынгы тәҗрибәне кулланырга тырыша, шуңа да эшендә уңыш казана. Санитарка Тәслия Гыйниятуллина 1987 елдан бирле биредә хезмәт куя. Мондагы чисталык, пөхтәлек, гөлләрнең шаулап утыруы да аның хезмәт нәтиҗәсе.
Фельдшер-акушерлык пунктында хезмәт куючы хатын-кызларның эшләре санап бетергесез. Инвалидларның, урында ятучыларның, ялгызларның өйләренә йөреп дәвалау, прививкаларны вакытында ясау, авырлы хатын-кызларны күзәтү, балалар тугач, өйләренә йөрү, күз басымын үлчәү, лазеротерапия, флюроография үтүгә контроль, диспансерлаштыру, кирәк булса, табибларга җибәрү - әле болар алар башкара торган эшләрнең кайберләре генә. Яңгыр, кар-буран дими, төн йокыларын калдырып, вакыт белән исәпләшмичә авыл халкына хезмәт итәләр алар.
Үз һөнәренә тугры, эшен яратып, намус белән башкаручылар турында сөйләгәндә, хәзерге көндә арабыздан киткән Анастасия Дусманова, Хәнифә Гатиятуллинаны искә алмый мөмкин түгел. Алар сугыштан соңгы авыр елларда шәфкать туташлары булып эшләгәннәр. 40 елдан артык фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып эшләгән Рәмзия Мөхәммәтова да мактауга лаек. Хәзер ул лаеклы ялда. Шулай ук санитаркалар булып эшләгән Саҗидә Гыйниятуллина һәм Әрҗүдә Закирова да үз эшләренә чын күңелдән бирелеп, хезмәт куйды.
Авыл халкы әлеге ханымнарга чиксез рәхмәтле. Үз эшләренә бирелгән, җаваплы, намуслы, үз һөнәрләренә тугры булып калган, гомерләрен кешеләрнең сәламәтлеген саклауга багышлаган олы йөрәкле кешеләр алар.
Нурия Вәлиуллина,
Иске Дөреш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев