Калмашта гомер итүче Шәүхәт бабайны олы юбилее белән котларга сабыйлар да килде
Калмаш авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны - Шәүхәт Әхмәтнәҗип улы Әхмәтнәҗипов шушы көннәрдә олуг юбилеен - 90 яшен билгеләп үтте. Юбилярны бу истәлекле гомер бәйрәме белән «Ләйсән» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар һәм район җитәкчелеге дә тәбрикләде.
Һәр кешенең тормышы үзенчә төзелә. Язмыш дигән җилләр, үзеңнән дә сорап тормыйча, әллә кайларга алып китәргә мөмкин. Калмаш авылында туып-үскән Шәүхәтнең да язмышы, чордашларыныкы кебек, сугыш еллары белән бәйле. Бала чагында ук Шәүхәткә утызынчы елларның ачысын-төчесен татырга туры килә. Шәүхәт бабайның гаиләсен «кулак» дип, төп йортларыннан куып чыгаралар. Торыр җирләре калмаган гаиләгә 4 сабый белән күп еллар җирне казып ясалган торакта (землянкада) гомер кичерергә туры килә. Шуның өстенә гаилә башлыгы - Шәүхәт абыйның әтисе төрмәгә эләгә. 10 ел дәвамында урман эчендә, баш өстендә түбәсез көн күргәннән соң, Шәүхәт бабайның гаиләсенә туган авылына кайту бәхете елмая. 1944 елда 18 яшьлек егетне Ерак Көнчыгыш фронтына җибәрәләр. 252нче укчылар полкы составында пулеметчы Шәүхәт Япониягә каршы сугышта, Маньчжурияне азат итүдә, Харбин шәһәрендә җиңү салютында да катнаша. Утны-суны үткән егеткә туган якларына кайту 1950 елда гына насыйп була. Сугышчан батырлыклары өчен Шәүхәт Әхмәтнәҗип улы II дәрәҗәдәге «Ватан сугышы» ордены, «Жуков медале», «Японияне җиңгән өчен» медальләре белән бүләкләнә.
Сугыштан кайткач Шәүхәт бабай терлекчелек фермасында эшли башлый. Мәрхүбә исемле кыз белән матур гына тормыш корып җибәрәләр, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге көндә балалары тәрбиясендә, кадер-хөрмәтендә гомер кичерә ул. «Бер гасырга якын гомеремдә күпне күрсәм дә, бәхетле яшәдем мин», - диде кунакларга юбиляр. Ә без исә Бөек Ватан сугышы ветеранын авылыбыз белән хөрмәт итәбез, аңа сәламәтлек, хәерле гомер телибез.
Гөлсимә Салихова,
Калмаш авылының китапханә мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев