Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Гомер көзенә пар канатың белән керү, балалар, оныклар рәхәтен тату – зур бәхет ул

Районыбызның Яңа поселогында яшәүче Суфия апа белән Дамир абый Галиевлар гаиләсенә әнә шундый бәхет насыйп булган. Алар 55 ел бергә пар канатлар булып гомер кичерәләр. Шуңа үзләре дә шөкер итеп, һәрбер Ходай биргән көнгә куанып яшиләр.

55 ел бергә гомер итү бәхете кемгә генә тия икән? Бу бит бер кеше гомере. Шул гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү дә - үзе бер мәртәбә! Еллар узып, гомер сукмакларыннан атлаган саен, без аларга карап сокланабыз. Алар Аллаһы Тәгалә насыйп иткән гомерләрен мәгънәле һәм матур итеп яши беләләр. Бу бәхетле парга балалары гына түгел, тирә-юньдәгеләр дә сокланып карый. Кайда гына яшәсәләр дә, Дамир абый белән Суфия апаны хөрмәт итмәгән кеше юк.

Алар һәрвакыт, кулга-кул тотынышып, барлык эшләрне дә бергә эшлиләр иде. Бусы - ир-ат эше, монысы - хатын-кызныкы, дип тормыйлар иде. Иде дим, чөнки берничә ел инде Суфия апаның аяклары авыр хәрәкәт итә башлады.

Дамир абый белән Суфия апа Норлат районының Кизләү авылында туып, бер чишмәнең саф суын эчеп, яшел хәтфә үләнле су буйларында, гөлчәчәкле болыннарында уйнап үсәләр. Сугыш чоры балалары алар. Кечкенә вакыттан ук бер-берсенә тартылган күңелләр яшүсмер чорларында саф мәхәббәткә бөреләнеп чәчәк ата. Кышның зәмһәрир суыкларында, 1961 елның гыйнвар аенда, яшьләр кавышалар һәм бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре - сабыйлары туа.

Чыннан да, бергә яшәү дәверендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 55 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Хәзер аларның 4 баласы бар, оныклары һәм оныкчыклары үсә. Шулай бергә-бергә матур гомер итүләренең серен Суфия апа ачты:

- Бергә тору кагыйдәләре бик гади: бер-береңне тыңлап, юл куеп яшәү - иң мөһиме! Үз горурлыгыңны бераз тыеп, тормыш иптәшеңнең сүзен тыңлап яшәргә кирәк. Шулай Дамир бабаең белән 55 ел торабыз инде, - диде ул.

«Сөям», «яратам» дигән сүзләр әйтелдеме икән?! Анысы мөһим дә түгелдер инде. Аларның бүген бер-берсенә олы хөрмәт белән караулары ят кешегә дә сизелеп тора.

- Төрле чаклар булгандыр инде, балам. Тормыш бит ул. Сабыр була белергә кирәк. Без начар яшәмәдек. Әбием бик уңган, тырыш кеше, - дип мактап куйды карчыгын Дамир абый.

- Пәйгамбәребезнең хәдисендә дә: «Изгелек, гүзәл холыклы булу - иманның яртысы», - диелгән. Гаиләнең тату, һәркемгә үрнәк булуы аның һәр әгъзасының тырышлыгыннан, күркәм, гүзәл холыклы булуыннан киләдер, - дип кабаттан сүзгә кушыла Суфия апа.

- Гомерләре буена изге юлдан барган, тормыш авырлыкларыннан сынмаган-сыгылмаган әти-әниебезгә без чиксез рәхмәтле. Алар безнең өчен зур бер өлге, оныклары, оныкчыклары өчен үрнәк булып торалар, - ди күркәм парларның олы уллары Җәмил.

- Кадерлеләребезнең бүгенге көндә исән-сау булуларына, изге догаларыннан ташламыйча, безгә терәк булып торуларына без бик шат, - дип сүзгә кушыла икенче уллары Фәнис.

- Барыбыз да әти-әнинең алдагы көннәре саулык-сәламәтлек белән, тигезлектә үтсен, балалар, оныклар бәхетен күрергә язсын, дигән теләктә калабыз, - ди Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында гомер кичерүче кызлары Лилия.

- Мең рәхмәт әйтеп, алар алдында баш иябез. Әле озак еллар әти-әнинең изге догаларын тыңлап, йөрәк җылысын һәм шифалы сулышларын тоеп яшәргә насыйп булса иде. Алар безне үстерделәр, яхшы тәрбия бирделәр, безнең өчен һәрвакыт үрнәк булдылар, - дип сүзгә кушыла төп йортта гомер итүче кече уллары Рәмис.

Күршеләре, авылдашлары исеменнән мин дә Галиевларны чын күңелемнән күркәм юбилейлары белән котлыйм. Аларга исәнлек-саулык, тыныч картлык телим. Балаларының, оныкларының бәхетләрен тоеп яшәргә язсын. Шундый тату гаиләләр, якты, ачык йөзле картлар яшь парларга үрнәк булса иде. Бергә тора алмыйча, уртак тел таба алмыйча аерылышкан яшьләр, алтын көзгә җиткән өлкәннәргә карап, үз тормышларын корса иде.

Резидә Мәүҗитова,
Яңа поселогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев