Фәридә апа безнең өчен яшәү өлгесе
Безнең Фәридә апа күркәм холыклы, бик булган кеше. Йөзеннән елмаю китми, һәркемгә кирәкле сүзен таба, кеше белән шулкадәр җиңел аралаша ул, аның бервакытта да зарланганын ишетмәссең. Матур холык сыйфатлары аңа тумыштан ук бирелгәндер. Мәрхүм әти-әнисе Галимҗан ага белән Хәбибә апа да бик кече күңелле, кешегә ярдәмле иделәр. Үз көчләре белән...
Кечкенә генә Оргыды авылында яшәүче шушы күркәм гаиләдә тәрбияләнгән Фәридә апа Югары Тәкермән авылына килен булып төшә. Әти ягыннан нәселебез шушы нигезгә тоташа. Туган җанлы шушы апабыз барыбызны да үзенә туплап, якынайтып, араларны бәйләп тора.
Фәридә апа 40 ел элек килен булып төшкән йортны үз итеп, буыннар чылбырын саклап яши. Ирне-ир итеп яшәде, туганнарны зурлый, балаларына - җылы кояш, барыбыз өчен яшәү өлгесе ул. Зөфәр абый белән берсеннән-берсе уңган ике кыз Земфира, Альфира һәм бер ул Айратны тәрбияләп үстерделәр, башлы-күзле иттеләр. Алар инде үзләре әти-әни, кызларның икесенең дә икешәр малае, Айратның 4 баласы бар. Төп йортта үзе кебек үк уңган килен Миләүшә белән мал асрап, бакча тотып тату гомер итәләр. Фәридә апа авылга килен булып төшкәннән алып пенсиягә чыкканчы Югары Тәкермән авыл советы секретаре булып эшләде. Кешеләрне тыңлый белүе, ярдәмчеллеге, оештыру сәләте белән авыл халкының хөрмәтен казанды.
Тормыш иптәше Зөфәр абый якты дөньядан иртә китте, үкенечле үлем булды ул. Пенсиягә чыккач, парлап ял йортларына йөрербез, дип хыялланган, идем бит дип өзгәләнә еш кына Фәридә апа, канаты каерылган кош кебек боегып калды. Әмма йөрәк әрнүен кешегә белгертмәде. Балалары, оныклары дип җан атып яши. Яраткан әни, кадерле әби ул бүген. Өлешенә тигән сынауларны шулай сыкранмый җиңә белә.
Туган җанлылык матур сүз генә түгел, ул аны гамәлдә күрсәтә. Фәридә апа инвалид апабыз Гөлсинәне тәрбияләп соңгы юлга озатты. Хәзер аның инвалид улын карый. Мәрхәмәтле, олы җанлы зат ул. Без аңа булган соклануыбыз, рәхмәтебезне әйтеп кенә бетерә торган түгел.
Бәйрәм ялларында ул үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Аңа ныклы саулык, гаилә бәхете, имин көннәр, тормышыбызга ямь өстәп, кайгы-хәсрәт күрми озын-озак яшәвен телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев