Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Чыршылыда туды, Наратлыда макталды

Сүзем сугыш чоры баласы, бик яшьтән, авыл эшенә керешеп, үзенең тырыш хезмәте белән сугыштан соңгы авыр елларда авыл хуҗалыгын күтәрүгә зур өлеш керткән хезмәт ветераны Хәбибә Салих кызы Хәсәнова турында.

Ул тумышы белән Чыршылы авылыннан. Башлангыч мәктәпне тәмамлау белән, «Татарстан» совхозында әти-әниләре үрнәгендә төрле эшләрдә эшләгән: игеннәрне урып-җыюда катнашкан, фермада сарыклар караган, сыерлар сауган. Хәбибә апа, башка яшьтәшләре кебек, басудан кайтып керми: печәнен чаба, урагын ура, көтүен көтә, чөгендерен сирәкли.

70нче елларда, КамАЗ төзелеше уңаеннан, «Татарстан» совхозы җирлегендә бик зур дуңгызчылык комплексы төзелә. Хәбибә апа, беренчеләрдән булып, шунда эшкә килә, дуңгызлар карый башлый. Эшен яратып башкара, бик күп үрчем һәм артым ала. Хезмәтен күп кенә Мактау кәгазьләре белән бәяләгәннәр, исеме мактау тактасыннан төшмәгән.

Комплекс янәшәсендә эшчеләр өчен заманча матур бистә үсеп чыга. Аңа «Сосновый бор» (татарча «Наратлы») исеме бирәләр. Оператор Хәбибә апа Хәсәнова гаиләсенә дә шушы бистәдәге яңа йортка ордер тапшыралар. Ире Галимҗан абый белән яңа урында шатланып яшәп китәләр. Хезмәтен совхозда тракторчы булып башлаган Сарман районы Карашай-Саклау авылы егете Галимҗан абый Хәсәнов соңга таба «Татарстан» урман хуҗалыгында хезмәт куя. Шунда 20 еллап эшләү дәверендә аның көче белән меңләгән яңа агачлар утыртыла. Наратлы бистәсен яшелләндерүдә дә башлап йөри. Хәзер ул утырткан агачлар аның якты истәлеге булып шаулап үсәләр, урыны җәннәттә булсын!

Хәбибә апа белән Галимҗан абый ике малай үстергәннәр. Уллары Таһир һәм Илдар тормышларын туган җиргә багышлаганнар. «Татарстан» совхозы поселогында һәм Наратлы авылында яшиләр, балалар үстерәләр. Хәбибә әби олыгайган көнендә оныкларын тәрбияләшә, өй эшләрендә булыша.

Шушы көннәрдә Хәбибә апа Хәсәновага 80 яшь тула. Аңа корычтай ныклы сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез.

Мәүлетҗан Хисамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев