Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Ышанычлы тормыш юлдашым

Гадәттә, үзең артык яраткан, хөрмәт иткән, сокланган кешеләр турында язып булмый. Авыр языла. Нигә икән, дип уйланам-уйланам да, мөгаен, күңелдәге хисләрне сүзләргә күчереп бетерә алмагангадыр, дип нәтиҗә ясап куям. Җитмәсә, ул кеше синең үз кешең дә булса, мактану дип кабул итәрләр кебек. Үземнең кадерле тормыш иптәшем, улыбыз белән кызыбызның яраткан...

Аның турында «бөтен эшнең дә чын остасы», диләр, «техника җене кагылган» дияргә дә яраталар. Чыннан да, ул гаҗәеп эшчән, булдыклы кеше. Алдына куйган максатына таш яуса да, ирешмичә калмый. Нинди генә эшкә алынса да, аны күңел җылысын биреп, төгәл, пөхтә, уңайлы итеп башкарып чыга. Белеме буенча Назыйм умартачы һәм механизатор. Кулыннан килмәгән бер генә эше дә юк аның - ул ташчы да, мичче дә, эретеп ябыштыручы да, балта остасы, рәссам да. Каралты-куралар, мунча, гараж-сарайлар, өебездәге җылылык, су торбалары, сарайда механикалаштырылган тирес чыгару җайланмасы, тимердән эшләнгән челтәр-бизәк капка-коймалар - бары да аның алтын куллары белән башкарылган эшләр. Иң мөһиме: ул аларны кайдандыр күчереп түгел, ә үзе уйлап башкара. Бизәкләр, эшләнәсе эш башта кәгазь битләренә төшә, аннан соң чынлыкта тормышка аша. Ул нинди генә техникага утырса да, аны менә дигән итеп иярли, ватылса, үзе үк төзәтеп тә куя. Аның кулы аша үткән бер генә ватык кирәк-ярак та төзәлмичә калмый.

Назыйм чын иҗат кешесе. Ул оста гармунчы, баянда, курайда уйный, җырлар иҗат итә. Курайларны да ул үзе ясый, гармуннар төзәтә. Районда, республика күләмендә, шулай ук республикадан читтә үткәрелгән мәдәни чараларда еш катнашырга туры килә аңа. Назыймның холкы да күркәм, ул бик кешелекле, ярдәмчел. Нинди генә гозер-йомыш белән килсәләр дә, беркемне дә кире бормый, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Шуңа күрә дә аны эш урынында да, авылдашларыбыз да хөрмәт итәләр, яраталар. Балаларны да кешеләргә игелекле, ихтирамлы булырга, мескенләнеп яшәмәскә, горурлыгыңны югалтмаска өйрәтә ул.

Якынлашып килүче гомер бәйрәме уңаеннан, кадерлебезне ихластан котлыйбыз. Үз куллары белән җиткергән шушы матур йортыбызда, барлык мал-мөлкәтләребезнең куанычын күреп, балаларыбызның уңышларына сөенеп, тигезлектә, сәламәт булып яшәргә язсын.

Энҗе Гыймазетдинова,
Таулык авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев