Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Тынгысыз һөнәр ияләре

Бәйрәмебез уңаеннан мин мал табиблары хезмәтенә карата әйтелгән бик дөрес бер хакыйкатьне искә төшерәм. Ул да булса: «Табиб кешене, ә мал табибы кешелекне дәвалый» дигән тирән мәгънәле сүзләр. Чыннан да шулай: авыру малның яки хайванның әйтер теле юк, ул тилмереп сиңа карый, синең ярдәмеңә мохтаҗ. Бары тик син, белемле мал...

Менә шушы хакыйкатьне төп бурыч итеп куеп, 2013 елның башында районыбызда ветеринария хезмәтен яхшырту, яңа ветеринария пунктлары төзү, аларны яңа җиһазлар белән баету максатыннан, өр-яңа программа төзеп, киң эш җәелдергән идек. Бу яңалыкны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хуплап, бөтен республика күләмендә гамәлгә ашыруны максат итеп куйды. Шушы программа нигезендә өч урында бөтен уңайлыклары булган ветеринария пунктлары ачылды. Хәзер районда заманча җиһазланган 5 ветпункт эшли. Аларның һәркайсы 5-7 авыл җирлегендәге халыкка хезмәт күрсәтә.

Хуҗалыкларны белемле яшь кадрлар белән тәэмин итү буенча да махсус программа эшләп килә. Шуның нигезендә районга эшкә килгән югары белемле яшь белгечкә өч ел дәвамында, хезмәт хакына өстәп, 10 мең сум акчалата түләү каралган. Махсус урта белемле яшь белгечкә 8 мең, белеме булмаган яшь ветеринария хезмәткәренә 5 мең сум түләнә. Болар күчеп килгәндә берьюлы түләнә торган 35 мең сум акчадан тыш.

Шушы кызыксындыру чарасын куллану нәтиҗәсендә 6 яшь ветеринария белгече үз белгечлекләре буенча эшли башлады. Белгечләргә кытлык юк, былтыр гына югары белемле 4 белгечне кабул иттек. Шулай итеп, мал табибларын тотрыклы итә алдык.

Авыруларга каршы планлы, нәтиҗәле эш алып барыла. Мал табиблары һәрвакыт уяу, аларның тынгысыз хезмәте белән терлекчелек продукциясе җитештерү арта, сыйфаты яхшыра.

Барлык ветеринария хезмәткәрләрен күркәм бәйрәмебез белән тәбрик итәм, тынгысыз хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек һәм бәхет телим.

Әнсәр Әбделмәнов,
район ветеринария берләшмәсенең баш табибы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев