Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авылым, кешеләрең синең

Үткән гомер жәл түгел, киләсе бәрәкәтле булсын

Малай чак күңел түрендә, һич онытылмый. Авыл урамының яшел чирәмендә аунап, рәхәтләнеп уйнап йөрибез. Кайсыдыр капкадан сумкасына газета-журналлар тутырган хат ташучы Сәхия апа Гыйльметдинова килеп чыга. Йөзе көләч, димәк, кемнедер шатлыклы хәбәр белән сөендергән, тиз-тиз атлап икенче йортка ашыга. Хәер, безнең кечкенә Оргыды авылыннан башка аның Сәет, Сәмәкәй, Иске Абдул,...

35 ел гомерен шушы яраткан хезмәтенә багышлады ул. Илнең төрле төбәкләренә таралган авылдашларымны хат-хәбәрләр белән бәйләүче хөрмәтле кеше иде. Яшь чагымда район газетасына хәбәрләр, кечкенә хикәяләр, парчалар язарга һәвәс идем. Аларны еш кына Сәхия апа аркылы җибәрәм. Басылып чыксалар, башым күккә тия, тагын да язасы килә. Ә Сәхия апа минем халәтемне сизгәндәй, сөенечемне хуплый кебек. Нинди генә көн булмасын, яңгырмы, буранмы - Сәхия апа юлда иде, хат-хәбәрне көнендә, сәгатендә авылдашларыма, күрше-тирә авылларга җәяүләп барып, таратып чыга, һәркемнән рәхмәт сүзе ишетә иде. Тормыш бит, төрлесен күрергә туры килә. Кайгы хәбәре китерсә, йорт хуҗасы белән аны уртаклашкан, юаткан чаклары да була. Намуслы хезмәте өчен республика күләмендә өч тапкыр Мактау кәгазенә лаек булган хезмәткәр ул.

1 сентябрьдә Сәхия апа Гыйльметдиновага 80 яшь тула. Бүгенге көндә Оргыды авылында яшәп, кош-кортлар асрый, өй тирәсендәге бакчасы матур чәчәкләргә күмелә. Якты юбилеенда аңа яхшы сәламәтлек, матур гомер телибез.

Мәүлетҗан Хисамиев.
Оргыды авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев