Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авылым, кешеләрең синең

Ике бәйрәм берьюлы

«Татарстан» совхозы поселогында гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган Мөдәррис абый белән Минниса апа гаиләсе белән таныштым. Гаилә башлыгына - 80 яшь, хәләл җефете Миннисасы белән гомер сөрүләренә 55 ел тулган көннәр иде. Алар белән еш аралашканга, гаиләләрен авылда үрнәк итеп куюларын беләм. Мөдәррис абый сугыш чоры баласы, Чыршылы башлангыч мәктәбен тәмамлауга...

«Татарстан» совхозы поселогында гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаган Мөдәррис абый белән Минниса апа гаиләсе белән таныштым. Гаилә башлыгына - 80 яшь, хәләл җефете Миннисасы белән гомер сөрүләренә 55 ел тулган көннәр иде. Алар белән еш аралашканга, гаиләләрен авылда үрнәк итеп куюларын беләм. Мөдәррис абый сугыш чоры баласы, Чыршылы башлангыч мәктәбен тәмамлауга колхоз эшенә тотына, көченнән килгәнчә төрле эшләрдә катнаша. Хуҗалыкта тракторчылар әзерләү курсы ачылгач, шунда укып, тракторчы һөнәренә ия була. Кичен капка төбендә әңгәмәләшеп утырганда, салам эскертләүләрен, туңга сөрүләрен, урманнан агач сөйрәтүләрен, кукуруз, чөгендер басуларын эшкәртүләрен, чәчү, урып-җыюда катнашуларын - барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. 45 ел совхозда тракторчы булып эшләгән. Ишек алдында үзе җыйган «Т-40» тракторы. Аны заманында совхоз дирекциясе Мөдәррис абыйга бүләк итеп биргән. Бүгенге көндә дә тракторы сафта, хуҗалык эшләрен башкарырга ярдәм итә.

Хатыны - Оргыды кызы Минниса белән тату яшәп, ике кыз - Фәния белән Әлфияне тәрбияләп үстергәннәр. Бүген балалары Зәй районында һәм Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр. Әби белән бабайның дүрт оныгы үсеп килә. Төп нигездә Мөдәррис карт белән Минниса карчык матур гына яшәп яталар. Абзар-курада кошлар асрыйлар, бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр. Өлкәннәр көнендә балалары кайтып, әтиләрен олы юбилее белән котладылар.

Мәүлетҗан Хисамиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев