Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яхшы уңыш алу өчен нинди орлык чәчәргә?

Россельхозцентрның районара филиалы башлыгы Назим Сәләхетдинов 2018 елның чәчү кампаниясенә әзерлек кысаларында район хуҗалыкларында орлыклар белән тәэмин ителеш торышы турында мәгълүмат бирде.

Авыл хуҗалыгы оешмаларында үзләренең басуларына чәчү өчен барысы 115 мең тоннадан артык язгы бөртекле һәм кузаклы культуралар орлыклары әзерләп куелган. Складларда орлыкларның саклануы яхшы, склад мөдирләре һәм хуҗалык белгечләре аларны һәрдаим күзәтүдә тота. Бу өлкәдә бездә игътибар аеруча зур, чөнки бөртекле һәм кузаклы культураларның барлык мәйданнарының 60 процентын орлык участоклары тәшкил итә. Аларда җитештерелгән орлык үзебездә генә түгел, чит районнарда да файдаланыла. Бүген орлыкчылык белән шөгыльләнүче Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта 2023 тонна, «Гигант»та - 470 тонна, «Ирек»тә - 3350 тонна, «Чаллы яшелчәсе»ндә - 260 тонна, «Кама» агрофирмасында чикләнмәгән күләмдә сатулык орлык бар. Назим Сәләхетдинов чәчү культураларыннан язгы бодайның Ульяновская 105, Тулайковская Надежда, Челяба Степная, арпаның Камашевский, солының Всадник, борчакның Усатый Кормовой, көзге бодайның Дарина, көзге арышның Подарок сортларын яхшы дип билгели һәм шуларны кулланырга киңәш итә.

Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта быел беренчеләрдән булып орлыкларны чистарту өчен фотосепаратор алынган. Лаборатор күрсәткечләргә караганда, мондый җиһаз аша үткәргәндә начар күренә торган чүп үләннәре орлыклары, сәламәт булмаган орлыклар аерып алына.

Складларда орлыклар арасындагы һава температурасы -1 -4 градустан югары булмаска тиеш. Бинаны һава кертеп җылыту мәҗбүри. Моның өчен ишекләрне ачып куярга, өемнәр өстендә буразналар сызарга, бөртекне чистарту һәм сортларга аеру машиналары аша үткәрергә, урыннан урынга күчерергә кирәк. Болай эшләү орлыкның үсү көчен 20-30 процентка арттыра, дип киңәш итә белгеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев