Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда 14 марттан язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

14 марттан башлап Татарстан халкы Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән районы һәм Кама Аланы шәһәрләрендә узачак язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнаша алачак.

«Эффектив һәм көндәшле экономика» милли проекты кысаларында республика фермерлары халкыбызга өйдә үстерелгән ит һәм йомыркадан башлап күп төрле яшелчәләр, шикәр, фермер сөте кебек продуктларны арзан бәядән тәкъдим итәчәк.

Ярминкәләр 21 мәйданчыкта узачак:

Казанда –  14 ноктада, шулар исәптән «Казан» агропромпаркында, шәһәр базарларында һәм һәр районның мәйданчыкларында. Беломорская һәм Гудованцева урамнары кисешкән җирдә ярминкәләр якшәмбе көннәрендә үткәреләчәк.

Яр Чаллыда — Г. Тукай проспекты буйлап һәм Чулман проспектында.

Түбән Кама һәм Кама Аланында — «Комета» базарында, Көньяк урамында  һәм «Олимпия» боз сарае янында.

Яшел Үзән районында  — Осиново поселогында һәм «Яңа Тура» технополисында.

Продукцияләрнең сыйфаты өчен «Майский», «Яратель», «Пестречинка», «Буа шикәре», «Кырлай» һәм башка фермер хуҗалыклары җавап бирә. Бу ярминкәләр бер яктан җирле җитештерүчеләрне ярдәм булса, икенче яктан халыкка сыйфатлы һәм арзан бәядән табигый продуктлар алу мөмкинлеген бирә.

Ярминкәләр һәр атна ахырында 26 апрельгә кадәр эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев