Районда бөртекле культураларны урып-җыю 22 процентка башкарылган
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 28 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, районда бөртекле культураларны урып-җыю 22 процентка башкарылган. Уртача уңыш гектарыннан 31 центнер тәшкил итә. Кырларда уңыш мулдан. «Гигант»та һәр гектардан уртача уңыш 41 центнердан артык. Бүген хужалыкның амбарларына 1,3 мең тоннадан артык бөртек кайтарылды. «Кама» агрофирмасында да урып-җыю эшләре яхшы...
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 28 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, районда бөртекле культураларны урып-җыю 22 процентка башкарылган. Уртача уңыш гектарыннан 31 центнер тәшкил итә.
Кырларда уңыш мулдан. «Гигант»та һәр гектардан уртача уңыш 41 центнердан артык. Бүген хужалыкның амбарларына 1,3 мең тоннадан артык бөртек кайтарылды.
«Кама» агрофирмасында да урып-җыю эшләре яхшы бара. Бүген техника көзге бодай басуларында эшли, биредә әлеге культураның 20 проценты суктырылган, ындыр табагына 13 мең тоннага якын ашлык кайтарылган. Уңыш гектардан уртача 41 центнерны тәшкил итә.
«Чаллы яшелчәсе» басу-кырларында да урып-җыю комплекслары киеренке эшли. Игенчеләр бүген арыш басуында. 510 гектар суктырылган мәйданнан 1,6 мең тоннадан артык бодай җыеп алынган, уртача уңыш гектарыннан 34,3 центнер.
Районда көзге культураларны урып-җыю ахырына якынлаша, кайбер хуҗалыклар язгы культура басуларына керә башлады. Әйтик, «Чаллы яшелчәсе», «Гигант» хуҗалыклары солы басуына төшкән. Шушы көннәрдә «Ирек» хуҗалыгы арпа басуына керде. Беренче гектарлардан уртача 53 центнер уңыш чыга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев