Крестьян-фермер хуҗалыкларында күпләп печән әзерлиләр
Хуҗалыклар белән беррәттән, фермерлар терлек азыгын әзерләү эшенә зур игътибар бирә. Бүгенге көндә печән, сенажга үлән чабу эше тулы куәттә бара. - Быел 250 тонна печән, 1000 тонна -сенаж, 2300 тонна силос әзерләү планлаштырылган. Әлеге вакытка 30 тонна печән әзерләп куйдык. Бүген 80 гектардагы люцернаны чабуга алынабыз. Шулай ук 48...
Хуҗалыклар белән беррәттән, фермерлар терлек азыгын әзерләү эшенә зур игътибар бирә. Бүгенге көндә печән, сенажга үлән чабу эше тулы куәттә бара.
- Быел 250 тонна печән, 1000 тонна -сенаж, 2300 тонна силос әзерләү планлаштырылган. Әлеге вакытка 30 тонна печән әзерләп куйдык. Бүген 80 гектардагы люцернаны чабуга алынабыз. Шулай ук 48 гектарда булган суданкага да чыгасыбыз бар, - дип хәбәр бирде телефоннан Борды җирлегендә эшләүче фермер Анатолий Касакин.
"Вилданов" крестьян-фермер хуҗалыгында да тик тормыйлар. Хуҗалык идарәчесе Фәйзәр Гайсин сүзләренә караганда, быел хуҗалыкта 300 тонна терлек азыгы әзерләнәчәк. Әлеге вакытта 250 гектардагы кындыракның 150 гектары чабып алынып, хуҗалык саклагычларына кайтарылган. Печән чабуда исә Фирзәр Шафиков, сенаж чабуда Илдар Таһиров, үлән төяүдә Фәнзәр Шафиков эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев