Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Күпьеллык үләннәрнең яртысына якыны чабылды

Бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы әзерләү тулы көченә дәвам итә. Һава торышы уңай торды, үләннәрнең дә сыйфаты начар түгел. Күпьеллык үләннәрнең яртысына якыны чабылды. Игенчеләр көненә уртача 425 гектар мәйданны әйләнәләр. 2200 тонна печән пресслап куелды, 5900 тонна сенаж, 65 тонна яфраказык әзерләнде. Бу бер шартлы терлек башына...

Бүген районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә терлек азыгы әзерләү тулы көченә дәвам итә. Һава торышы уңай торды, үләннәрнең дә сыйфаты начар түгел. Күпьеллык үләннәрнең яртысына якыны чабылды. Игенчеләр көненә уртача 425 гектар мәйданны әйләнәләр. 2200 тонна печән пресслап куелды, 5900 тонна сенаж, 65 тонна яфраказык әзерләнде. Бу бер шартлы терлек башына 1,8 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Шулай ук халыкка 70 тонна печән әзерләп бирелде.

Хуҗалыклар буенча караганда, бүгенге көндә бер баш шартлы терлеккә иң күп азык туплаган хуҗалык - «Гигант». Анда бу күрсәткеч 4,04 центнер тәшкил итә. «Алмаз»да - 2,88 центнер, «Ярыш»та - 2,13, «Ирек»тә - 1,67, «Чаллы яшелчәсе»ндә - 1,46 центнер, «Камский», «Азык-төлек корпорациясе», «Биклән» хуҗалыкларында 1 центнерга якын. Крестьян-фермер хуҗалыклары буенча уртача күрсәткеч 0,45 центнер, дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев