Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Рәшит Хәбетдинов: «Бер сыерга район буенча көнлек савым уртача 21,7 кг тәшкил итә»

Тукай районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәшит Хәбетдинов районның авыл хуҗалыгы оешмалары эшчәнлеге турында сөйләде.

«Бүгенге көнгә физик авырлыкта барлыгы 9939 тонна минераль ашлама һәм 4226,5 тонна актив матдәләр тупланган. Хуҗалыклар минераль ашламалар сатып алуны дәвам итәләр", - дип аңлатты Рәшит Василович.

Җитәкче бер тәүлектә хуҗалыкларда күпме сөт савыла – шул турыда да сөйләде. Бүген ул 87,8 тоннаны тәшкил итә, бер сыердан уртача 21,7 кг сөт савыла дигән сүз.

Болардан тыш, Рәшит Хәбетдинов 26 мартта республика авыл хуҗалыгы министрлыгы белгечләре катнашында авыл хуҗалыгы техникасын кабул итү комиссиясе булачагын искәртте. Комиссияне Татарстан дәүләт техника күзәтчелеге идарәсе башлыгы Альберт Борһанов җитәклиячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев