Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тукай районында республика буенча иң зур күләмдә ашлама тупланган

2016 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү индексы 105,2 процент тәшкил иткән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Марат Әхмәтов сүзләренчә, һава торышы шартлары катлаулы булуга карамастан,...

2016 елда Татарстанның авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү индексы 105,2 процент тәшкил иткән. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, һава торышы шартлары катлаулы булуга карамастан, тармак елны шактый яхшы күрсәткечләр белән тәмамлый. Тармак буенча авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү индексы - 105,2, терлекчелектә - 100,9, үсемлекчелектә 109,5 процент тәшкил итә.

"Елны шундый күрсәткечләр белән тәмамлап, без үз алдыбызга киләсе елда үсемлекчек тармагын кимендә 10 процентка үстерү бурычын куябыз. Әлеге бурычның тармакка кагылышлы бөтен кешедән җитди тырышлык таләп итүен аңлыйбыз", - диде министр.

Министр киләсе ел уңышы өчен минераль ашламалар белән тәэмин итү мәсьәләсенә дә тукталды. Ул искәртеп узганча, республика Президенты һәр гектарга кимендә 65 кг ашлама туплау бурычын куйган, дип яза "Татар-информ" МА.

"Үсемлек тиешле вакытында кирәкле матдәләрне алса, хәтта көчле корылык булганда да яхшы уңыш алына", - дип аныклап узды Марат Әхмәтов.

Министр сүзләренчә, бүгенгә бер гектарга 18,6 кг ашлама әзерләнгән. Бу узган елның әлеге вакытына булган күрсәткечтән бер ярым тапкыр артык. Тукай районында бу күрсәткеч республика буенча иң югары - гектарга 49 кг, дип хәбәр итә ТР авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте.

"Ашлама - уңышны формалаштыру һәм үсемлекчелек тармагының нәтиҗәлелеген арттыруда бик җитди фактор. Хуҗалык җитәкчеләре, бигрәк тә район башлыкларын әлеге мәсьәләгә бик җитди карауларын сорар идем. 1 гыйнварга үз акчалары хисабына бер гектарга 40 кг ашлама туплаучылар икеләтә отачак - бәяләр дә 20 процентка түбән, аларга бюджет ярдәме дә 25 процентка артыграк булачак", - дип белдерде министр.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль район башлыкларын минераль ашлаумалар туплауга бик игътибарлы булырга өндәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев