Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Минталип Галиев: «Чын агроном җирнең ничек яшәгәнен белергә тиеш»

«Агрокөч» холдингының «Кама» агрофирмасы баш агрономы Минталип Галиев белән бу көннәрдә еш очрашырга туры килә. Чөнки уракның кызган чоры - хуҗалыкның кайсы гына басуында булмасын, бүген анда эшне оештыручы - агроном. Агрофирманың басулары киң, бөртеклеләр генә дә биредә 17 мең гектарда чәчелгән. Инде җитмешкә якынлашам дип тормый, көненә дистәләгән чакрымнарны...

Минталип Галиевның бу тармактагы 45 еллык эшчәнлеге күптән түгел республиканың югары бүләгенә лаек булды - аңа «Татарстанның атказанган агрономы» дигән дәрәҗәле исем бирелде. Казанда үткән Бөтенроссия Кыр көнендә Минталип Кәрим улына күкрәк билгесен һәм таныклыкны Президент Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

Чыннан да, җиденче дистәне ваклап барса да, егетләр кебек әле Минталип Кәримович. Чәчү, урып җыю чорларында гомер буе бер режимда эшли - һәр көнне иртәнге сәгать 3тә йокыдан тора, 4тә шәһәрдән Тукай районы басуларына чыгып китә, сәгать 5тә инде белгечләр киңәшмәгә җыела, кичке 9да, 10да, кайвакытта төнге 11дә генә ул өенә кайта.

Минталип Галиев Норлат районы Зирекле авылы егете. Агроном булу, җирдә эшләү теләге мәктәп елларыннан килгән. Максатын гамәлгә ашыру өчен Казанга авыл хуҗалыгы институтына укырга кергән. Юллама буенча сигез ел Алексеевск районы Левашовский совхозында агроном булып эшләгән. 1982 елда язмыш җилләре аны Яр Чаллы кошчылык фабрикасына алып килгән. Аннары предприятие «Чаллы-Бройлер»га үзгәртелә. «Кама» агрофирмасында исә Минталип Галиев 2006 елдан бирле эшли. Килгән чорыннан ук баш агроном хезмәтендә.

«Агроном эше сезнең өчен нәрсә ул?» - дигән сорауга Минталип Кәримович горурланып: «Ипи!» дип җавап бирә. «Ә җир юмарт булсын өчен, ипи алу өчен аның ничек яшәгәнен, ничек сулаганын белергә кирәк, - ди ул. - Туфракның төзелешен, составын аңламыйча, аннан уңыш алырмын димә. Тагын бер нәрсә зур әһәмияткә ия - җирне бозмыйча саклау мөһим!» - дип өсти тәҗрибәле агроном.

Минталип Галиевның кул астында бүген биш агроном: бүлекчәләрдә өчәү, бөртеклеләр һәм чөгендер игү буенча аерым агрономнар. Киңәшләшеп, уртак фикердә булып эшлиләр алар. Шулай итми мөмкин түгел, чөнки алар кулында икмәк язмышы. Алай гына да түгел, «Кама» агрофирмасы орлыкчылык предприятиесе, шуңа күрә бөртекне биредә иң беренче чиратта югары сыйфатлы итеп үстерү мөһим. Орлыкны кырга чыгарып чәчкән көннән алып яңа уңыш алганчыга кадәр агрономнар басу юлында. Икмәк үстерү эшенең һәр адымын 45 ел дәвамында ятлап бетергән инде Минталип Кәримович. Ләкин эш планының бер генә пунктын да бозарга, икмәк үстерү кагыйдәләреннән читкә тайпылырга хокукы юк аның.

Баш агрономның җаваплы хезмәт нәтиҗәсе - «Кама» агрофирмасы кырларында һәр елны югары сыйфатлы икмәк үсә. Сыйфатка контроль яңа тишелгән үсентеләрдән үк башлана.

Уңышлылык буенча да агрофирма һәр ел саен яхшы нәтиҗәгә ирешеп килә. «Узган ел бөртеклеләр өчен бик уңай булды. Көзге бодайның гектарыннан уртача 55, арпадан 49 центнер ашлык алдык», - дип билгеләп үтә Минталип Кәрим улы. Быел да биредә урак яхшы күрсәткечләр белән бара. Урып-җыюга керешкәндә бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан уртача 56 центнерны тәшкил итте.

Соңгы елларда «Агрокөч» төркеме шикәр чөгендере мәйданнарын да арттыра бара, «Кама»да да аның дистәләгән сортын үстерәләр. «Бу әле безнең өчен яңа культура. Шулай да өйрәнәбез, быел татлы тамыразыкның гектарыннан 450 центнер уңыш алуны максат итеп куйдык», - ди белгеч.

«Агроном эшенең үзегез генә белгән серләре бармы?» - дип сорыйм Минталип Кәрим улыннан. «Барысы да тәҗрибә белән килә, озаграк эшләгән саен серләрне дә күбрәк беләсең», - ди хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев