Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тукай районы Кама агрофирмасында техника әзерлеген кабат күздән кичерделәр

Бүген районда язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү буенча махсус комиссия эшли. Район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы белгечләре белән берлектә, барлык хуҗалыкларда да булып, техниканың язгы чәчүгә әзерлеген карап, тикшереп чыгачак. Киңәшле эш таркалмас дигәндәй, нәкъ менә шунда хуҗалык житәкчеләре, механизаторлар комиссия әгъзаларына үз гозерләрен җиткерә, үзара киңәшләшеп, ярдәмләшү мөмкинлекләрен таба алачак.

Теләнче Тамак авылында урнашкан «Кама» агрофирмасының ХПК-3 бүлекчәсендә исә чәчү һәм туфрак эшкәртүче техника ремонтланган, механизаторлар машиналар көйләү, агрегатлау, комплектлау эше белән мәшгуль. Кыскасы, әзер техниканы кабат җентекләп күздән кичерәләр.

- Чәчүдә катнашачак энергияне саклый торган 4, шулай ук 3 «Нью Холланд» һәм 1 «Ксерион» тракторлары, 11 - тырма, 5 - чәчү, 2 орлык ташучы агрегатлар, 4 культиватор, 8 «КамАЗ» - барысы да язгы кыр эшләренә әзер. Үзебездә эшләнгән техника, чәчү агрегатлары, культиваторлар хуҗалык остаханәсендә ремонтланды. Быел безнең бүлекчәдә язгы кыр эшләре 6 мең 260 гектар җир мәйданында алып барылачак. Шуның 3 мең 914 гектарында бөртекле культуралар - арпа, бодай, кукуруз, люпин, 2 мең 346 гектарына техник культуралар - шикәр чөгендере, рапс чәчү планлаштырылган, - дип аңлатты җитәкче Назыйф Хөснетдинов.

Әле шушы көннәрдә генә бүлекчә өчен яңалык - чәчү алдыннан җирне эшкәртүче 12 метрлы компактор кайтарылган. Аннан алда 24 рәтле чөгендер чәчкече алынган булган.

Минераль ашламалар да җитәрлек күләмдә тупланган, чәчүлек материаллары да кайтарылган. Бу - 340 тонна «раушан» сортлы арпа һәм 408 тонна «экада» сортлы бодай.

- Кырга чыгарга без әзер. Һава шартлары гына мөмкинлек бирсен. Быел яз соңга калды дисәк тә, табигать үзенекен итәчәк: кояшлы берничә көн эчендә басу-болыннарда калын кар катламы эреп юкка чыгар һәм кырлар техника гөрелтесенә күмелер, - ди Назыйф Гыйльметдин улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев