Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Чәчү алдыннан 5 млн 500 мең сумлык яңа техника алдык», – ди «Гигант» хуҗалыгы җитәкчесе Риф Имамов

Бүген республикада, шул исәптән безнең районда да тулы көченә язгы кыр эшләренә әзерлек бара. Язын кырга чыгасы техника апрель башына әзерлек сызыгында торырга тиеш. Быел республикада барлык чәчү мәйданы 2,9 млн гектарны тәшкил итәчәк, дип белдерелгән иде журналистлар өчен үткәрелгән видеокиңәшмәдә. Тукай районында бу сан - 72 мең 800 гектар....

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен бәяләү өчен «Гигант» хуҗалыгына юл тоттык. Машина-тракторлар паркында безне хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов һәм баш инженер Рафаэль Гыйльфанов каршы алдылар. Механизаторлар исә сөрелгән җирләрне йомшарту агрегатларын җыю белән мәшгуль иде. Күптән түгел хуҗалыкка шундый 3 яңа агрегат кайтарылган.

- Язгы кыр эшләренә без тулысынча әзер. Дым каплатуда катнашырга тиешле 7 тырмалау, 5 культивацияләү, 5 чәчү агрегаты, 12 трактор, 2 ашлама, 4 орлык ташу агрегаты әзер. Көннәр бераз җылытса, техниканы буяштырып алу гына кала, - ди хуҗалык җитәкчесе Риф Имамов. - Язгы чәчүне оешкан төстә, тиешле вакытында үткәрү өчен алдан ук хәстәрен күрергә тырыштык: күптән түгел бер чәчү комплексы, бер мобиль тырма, өч культивация һәм бер катоклау агрегатлары алынды. Бу яңа техника хуҗалыкка 5 млн 500 мең сумга төште. Гомумән, ел башыннан башлап бу максатларга 13 млн сум акча тотылды. Көзгә бер яңа комбайн да алып куйдык, - дип хуҗалыкта барган эшләр һәм яңалыклар белән таныштырды җитәкче.

Орлык җитештерүче хуҗалык буларак, ул үзе өчен дә җитәрлек сортлы орлык хәзерләп куйган, шулай ук сату өчен дә орлык запасы зур.

- Көздән чәчелеп куелган бодай белән арыш имин кышлаган. Алар 500 гектар мәйдан били, яхшы гына уңыш көтәбез. Ә язын инде борчак, бодай, арпа, солы, рапс, кукуруз чәчеләчәк, - дип сүзен дәвам итте Риф Хәниф улы.

Хәзерге көндә хуҗалыкта ягулык материаллары әзерләү буенча эш дәвам итә. Кайтарылган 60 тонна ягулык материалы гына җитми, шуңа өстәп тагын 60-70 тонна алырга исәпләп торалар.

- Алда торган олы эшләрне башкарып чыгар өчен бар таләпләр дә үтәлгән. Эшче кадрларга килгәндә, аларга кытлык юк. Эшләрен дә намус белән башкаралар. Әнә, күптән түгел кайтарылган яңа агрегат янәшәсендә мәш киләләр, - ди баш инженер Рафаэль Гыйльфанов, егетләр ягына ымлап.

Биредә бригадир Илдус Муллаянов, тракторчылар Рәшит Шәйдуллин, Рәмзил Мотавалов, көйлүче-оста Мәүлимҗан Гайфиев эшли иде. Егетләр ял итәргә туктаган арада, берничәсе белән сөйләшеп алдым.

Тракторчы Рәшит Шәйдуллин тумышы белән Башкортстан яклары Бакалы районыннан. Хуҗалыктагы хезмәт стажы - 36 ел. «Техниканы яхшы белүе һәм эшкә җаваплы каравы өчен хөрмәт итә аны хезмәттәшләре. Аңа иң катлаулы эшләрне ышанып тапшырырга була һәм Рәшит аны һәрвакыт җиренә җиткереп башкарачак», - ди аның турында җитәкче.

Илдус Муллаянов та биредә 30 елга якын эшли икән. Актаныш ягыннан гаиләсе белән Яңа поселогына килеп төпләнгәч, хатыны белән хуҗалыкка бергә эшкә кергән булганнар. Хуҗалыкта аларга фатир биргәннәр.

Тәҗрибәле механизатор, тракторчылар янәшәсендә эшләүче яшь егеткә күзем төште. Үзен Рәмзил Мотавалов дип таныштырды ул. Яшь булуына карамастан, аның бу хуҗалыкта хезмәт стажы 8 ел булып чыкты. Бирегә әти-әнисе белән Актаныш районыннан килеп төпләнгәннәр. Рәмзил миңа МТЗ-1221 тракторында үз эшен яратып башкаруы турында сөйләде.

Кайсы яклап карасаң да, «Гигант» хуҗалыгында бөтен нәрсәгә дә җаваплы караш сизелә. Башкарган эшләре уң булсын, һава шартлары уңай килеп, чәчү эшләрен әйбәт кенә башкарып чыгарга язсын диясе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев