Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

«Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында көненә бер сыердан уртача 17 кг сөт савалар

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, хуҗалыклар елны уңышлы төгәлләгәннәр. Терлекчелек продуктлары җитештерүдә сизелерлек алга китеш бар. 2016 елда 128 мең тонна ит җитештерелгән. 2015 ел белән чагыштырганда, бу 3 мең тоннага артык. Сөт җитештерүдә дә алга китеш күзәтелә. 2016 елда районда 26,9 мең тонна сөт җитештерелгән....

Аерым хуҗалыкларга килгәндә, Сәйдәшев исемендәге хуҗалыкта бер сыердан уртача савым 6943 килограммга җиткән. «Ирек» җитештерү кооперативында бу күрсәткеч - 6106 , «Гигант» хуҗалыгында - 6027, «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында - 5516 килограмм.

Гыйнвар аеның беренче ункөнлеге үтеп китте. Сыер савучылар елны ничек башладылар соң? Мәгълүматларга караганда, начар түгел. 10 гыйнварда районда тулаем 64,5 тонна сөт җитештерелгән. «Чаллы яшелчәсе», «Гигант», Сәйдәшев исемендәге хуҗалыклар, «Ирек» җитештерү кооперативы, «Вильданов» крестьян-фермер хуҗалыгы, «Ярыш» хуҗалыклары көнлек савымны арттыруга ирешкәннәр.

Терлекләре кышлатуга яхшы әзерләнгән, туклыклы өстәмәләр белән баетылган, аксымлы һәм витаминлы азыклары җитәрлек булган, рационда каралган азыкны төгәл итеп малларга ашаткан хуҗалыклар яңа елны да уңышлы башлап җибәрделәр. Мәсәлән, «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгында бер савым сыерга көненә 18,7 килограмм азык берәмлеге туры килә, ягъни 2 килограмм печән, 15 кг сенаж, 20 кг кукуруз силосы, 5 кг арпа һәм борчактан тартылган он, 1,5 кг түп (жмых), 10 кг чөгендер түбе (жом) бирелә. Баланслап ашаткач, нәтиҗәсе дә әйбәт. Бүген биредә бер сыердан уртача көнлек савым 17 килограмм тәшкил итә.

- Эшне зоотехния таләпләре кушканча төгәл оештырганда, кышын да күп сөт алырга була. Елны ничек башласаң, шулай дәвам итәрлек булсын, - ди «Чаллы яшелчәсе» хуҗалыгының баш зоотехнигы Наил Нуретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев