Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

«Биклән» һәм «Ярыш» урып-җыюны тәмамлады

Соңгы өч-дүрт көндә һава торышының уңай торуы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә басудагы эшләрнең шактый өлешен башкарырга мөмкинлек бирде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 19 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, урып-җыюның әлегә 86 проценты тәмамланган. 37 мең гектар мәйданнан 135 мең тонна бөртеклеләр җыелган. «Биклән» һәм «Ярыш» хуҗалыклары урып-җыюны тәмамлады. Сабан бодаен,...

Соңгы өч-дүрт көндә һава торышының уңай торуы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә басудагы эшләрнең шактый өлешен башкарырга мөмкинлек бирде. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 19 сентябрьгә алынган мәгълүматларга караганда, урып-җыюның әлегә 86 проценты тәмамланган. 37 мең гектар мәйданнан 135 мең тонна бөртеклеләр җыелган. «Биклән» һәм «Ярыш» хуҗалыклары урып-җыюны тәмамлады. Сабан бодаен, арпаны һәм люпинны суктырасы кала. Бүгенгә бәрәңгенең яртысына якыны алынды. Гектарыннан уртача 181 центнер уңыш чыга. Шикәр чөгендеренең 47 проценты казылды. Барысы 61,5 мең тонна татлы тамыразык Зәй шикәр заводына озатылды. Яшелчә мәйданнарының җыелган өлеше әлегә 35 процент тәшкил итә. Көзге культураларның 90 проценты чәчелде, туңга сөрү 44 процентка башкарылды.

Көннәр җылы һәм кояшлы торганда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Хәйдәр Сабитов аграрийларны бар көчне силос әзерләүгә бирергә чакыра. Әлеге төр терлек азыгы пландагы 61 мең тоннадан 3 мең тонна әзерләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев