Закировлар гаиләсенең баллы эше
җәмгыять

Закировлар гаиләсенең баллы эше

Закировларның гаилә умарталыгы — буыннан-буынга күчкән гореф-гадәтләр җылысы һәм заманча фән казанышларының үзара үрелеше ул. Нәкъ менә шушы бердәмлек гади бер шөгыльне 200 умарта гаиләсеннән торган куәтле җитештерүгә әйләндергән дә инде. Умартачыларга микроскоп ни өчен кирәк? Усал бал кортларын ничек буйсындырырга? Татарстан балын ни өчен Себергә алып баралар? Боларның барысы турында да — безнең махсус репортажда.

Гаилә башлыгы, тәҗрибәле умартачы Шәвкать Закиров безне елмаю һәм ачык йөз белән каршы алды. Ул умарта кортлары турында бар нәрсәне белә һәм корт гаиләсенең катлаулы, әмма гаҗәеп тормышы турында сәгатьләр буе мавыгып сөйләргә әзер. Коры теория кысаларыннан чыгып, без чынбарлыкка аяк бастык: барысын да күзәтү мөмкинлеге туды. Хәтта бу усал күренгән бөҗәкләр алдындагы куркуыбызны җиңеп, кулларыбыз белән җанлы кортларга кагыла алдык.

Куркуны җиңеп: кортлар белән күзгә-күз

Иң баштан гадәти булмаган, бөтенләй кечкенә йортлар рәтләре аеруча кызыксыну уятты.

— Күрәсезме, менә бу кечкенә умарталар (умартачылар аларны нуклеуслар дип атый), — дип сөйли башлый Шәвкать Таһирович. — Алар сыйфатлы ана корт алу өчен кирәк. Без кортлаларны үзебез үрчетәбез бит. Бирегә килер алдыннан, бераз тоткарланырга туры килде: Яңа поселогы территориясендә урнашкан умарталыктан тыш, Шилнәбаш авылында да умарталыгыбыз бар. Анда безнең аерым — тәрбияче гаиләләр тора. Тәрбиячеләр ана кортларны нәкъ менә безнең өчен чыгара. Хәзер алардан ана корт ояларын (маточникларны) алдык, бирегә алып килдек. Алга таба бу умарталарга үзенең аерым, кечкенә булса да, гаиләсен булдырырга кирәк.

Ана кортлар үрчетү — олы хезмәт таләп итә, моннан тыш аеруча да нечкә процесс, аңа һәр умартачы да алынмый. Күпчелек гади юл белән бара: умартаны урталай бүләләр, һәм кортлар үзләре, ничек булдыра алалар, үзләренә хуҗабикә үстерәләр. Әммә бу табигый процесс бик күп кыйммәтле вакытны ала. Закировлар исә аны сыйфатын югалтмыйча тизләтергә өйрәнгәннәр. 

Патшабикә кортка ювелир тамга

Бу мизгелдә сөйләшүгә Азат Закиров кушыла. Безнең күз алдында ул сокландыргыч процессны — умарталар патшабикәсен билгеләүне башлый.

Ана корт гади эшче корттан зуррак, әмма умарта тулы булганда, аны табу бик кыен. Оядагы кортлар, җанлы су кебек, өзлексез агым булып хәрәкәт итәләр. Шул ук вакытта, кечкенә генә куркыныч туганда да, алар үз патшибикәләренә тугры калып, турыдан-туры өстенә менәләр һәм чит күзләрдән яшерәләр.

«Курыкмагыз, барысы да яхшы», — дип безне тынычландыра Азат, бөҗәкнең кечкенә артына сак кына җилем тамызып.

Җилемгә «опалитка» — шәхси номерлы кечкенә пластинка утырталар. Бу тамга икеле функция үти: умартачыга ана кортны меңнәрчә башка кортлар арасында мизгел эчендә күрергә мөмкинлек бирә һәм аның яшен төгәл теркәп бара.

Закировлар аңлатканча, без бүген тамгалаган кортлар — бу F1 буыны дип аталган, ирекле парлы кортлар. Алар умартадан очып чыгалар, күктә үзләренә «кияүләр» (трутень) табалар һәм яшь гаиләләр оештыралар. Мондый сыйфатлы яшь кортның бәясе — 1,5 мең сум.

Әмма аларның тууы артында чын югары фән һәм элиталы генетика тора. Умарталыкның нәсел башы — бу ясалма орлыкландыру юлы белән алынган нәселле кортлар.

«Бу бик кыйммәтле кортлар, аларны ясалма рәвештә, махсус станокта микроскоп астында чыгаралар, — дип уртаклаша умартачылар. — Аларга чын паспорт бирелә! Анда аның барлык нәселе — ана ягыннан да, ата ягыннан да җентекләп язылган. Без мондый элиталы бөҗәкләрне аерым сатып алабыз, бер данәсе 10 мең сумнан башлана. Һәм инде алардан, менә бу "паспортлы" патшабикәдән үз кортларыбызны чыгарабыз».

Умарталык тарихы 

Бу умарталыкның тарихы 1993 елда башлана.

«Бу эшне бөтенләй нульдән башладык. Көчле совет югары уку йорты чыныгуы ярдәм итте: институт башта теорияне тирәнтен өйрәнергә өйрәтте. Һәр кышны мин китаплар артында үткәрдем — укыдым, өйрәндем, җентекле конспектлар яздым. Башта куәтле база, ә җәен — сынаулар һәм хаталар методы белән практика. Акрынлап, кечкенә адымнар белән беренче зур уңыш килде», — дип сөйли Шәвкать Таһирович.

Бүген бу инде гади хуҗалык кына түгел, ә зур гаилә эше. Янәшәдә улы — Азат. Ул атасының тәҗрибәсен тулысынча үзләштергән һәм, нигез салучының үзе тануы буенча, «укытучысын да уздырган». 

Без Шәвкать абый һәм Азат белән турыдан-туры умарталыкта сөйләшәбез. Түгәрәк буенча кортлар оча — алар биредә меңнәрчә, йөз меңнәрчә, һава турыдан-туры зыңлап торган шикелле. Гаҗәп, әмма биредә мин үземнең корт чагуга булган куркыныч аллергиям турында бөтенләй оныттым. Килеп баскан курку да мизгел эчендә юк булды: хуҗалар белән ашыкмыйча сөйләшүдән искиткеч тынычлык бөркелде. Моның сере тиз ачыла — Закировлар феноменаль тынычлыклары, сабыр холыклары һәм югары продуктивлыклары белән дан тоткан атаклы бакфаст токымлы кортларны асрыйлар икән.

Кырларны агулау һәм һава торышы

Һәр умартачының төп куркуы — басуларны агулы химикатлар белән эшкәртү. Аграрийларның бер ялгыш адымы, һәм йөзләрчә мең корт бер мизгелдә һәлак булырга мөмкин. Мин Азаттан бу куркыныч белән ничек көрәшүләре турында сорыйм.

«Безнең бәхеткә, агулауга эләккәнебез булмады, — дип уртаклаша ул. — Умарталарны ябу кебек махсус чаралар күрмәдек. Без аграрийларның намусына ышанабыз һәм үз эшебезне катгый рәвештә канун буенча алып барабыз».

Үз чиратында Закировлар кирәкле бар нәрсәне эшлиләр: умарталык рәсми рәвештә теркәлгән, ветеринария табиблары елга бер тапкыр тикшерү белән килә — гаилә өчен бу рәсми эш урыны санала.

Тагын бер куркыныч һәм алдан әйтеп булмый торган фактор — һава торышы. Умартачы аннан тулысынча бәйле. Закировлар узган елларның җәен искә алалар, нәкъ юкә чәчәк атарга тиешле вакытта коеп яңгыр яуган. 

 «Яңгыр башланды — һәм шулай өч атна буе дәвам итте! — дип сөйли умартачылар. — Монда йөри алмаслык булды, тезгә кадәр пычракка бата идек. Әмма нәрсә эшлисең? Озакка сузылган яңгырлар яуганда, чәчәкләрдә нектар бүленеп чыгу бөтенләй юк. Корт умартага берни дә алып килә алмый. Ул эчтә утыра, инде әзерләнгән балын ашый һәм һава торышының әйбәтләнүен көтә. Һәм без дә аның белән бергә утырабыз һәм көтәбез. Табигатькә каршы барып булмый».

Эшкәртү автоматизациясе һәм шәһәр ярминкәләре

Һава торышы әйбәт торганда, иң эссе чор — бал аерту башлана. Беренче этапта, хуҗалык кечкенә булганда, Закировлар кул белән эшләүче дүрт кассеталы бал тарткыч (медогонка) кулланганнар. Әмма умарталар саны йөзләрчә арткач, кул белән әйләндерү физик яктан мөмкин булмый.

Күләмнәрне җиңәр өчен Закировлар умарталыкны заманча итеп үзгәртәләр. Гаилә электр приводы булган куәтле, заманча автоматик бал тарткыч сатып ала. Ул үзе программалаша һәм берьюлы 8 рам сыйдыра. Бу исә процессны сизелерлек тизләтә.

Бал җыю — эшнең яртысы гына, аны кешеләргә җиткерергә дә кирәк бит! Көз-кыш чорында «Закировларның гаилә умарталыгы» авыл хуҗалыгы ярминкәләренә юл тота. Бу хезмәт авыр, бу эшкә тулысынча бирелүне таләп итә. Шәвкать абыйга ярминкәләрдә басып тору инде авыр һәм мәшәкатьле, шуңа күрә сәүдә өчен Азат — яшь, көчле һәм энергияле улы җавап бирә.

Хәзерге вакытта гаилә Чаллының «Төзүче» стадионындагы шәһәр ярминкәсен тулысынча үзләштергән. Закировлар исә Ипподромның популяр мәйданчыгына да чыгарга планлаштыралар.

Себергә сәяхәт

Гаиләнең тырышлыгын һәм һөнәри осталыгын район дәрәҗәсендә күптән күреп алганнар. Тукай районы вәкилләре нәкъ менә Закировлар умарталыгын Себергә — 20 июньдә Төмәндә узачак Федераль Сабантуйга алып баралар да инде! Бу масштаблы күргәзмәдә умартачылар инде өченче ел рәттән катнашалар. 

Мин аларның күргәзмә зонасы ничек корылганлыгы турында кызыксынам.

«Күргәзмәгә корт оялырын гына алып баралар, — дип аңлата Азат. — Санитария сәбәпләре аркасында күргәзмәгә җанлы бөҗәкләрне куярга ярамый, алар бит очраклы рәвештә кунакларны чагарга да мөмкин. Бу бары тик ачык күк йөзе астындагы чын интерактив музей. Умартаның тулы комплекты куела. Кешеләргә бу искиткеч кызыклы! Алар бар нәрсәне кечкенә детальләренә кадәр карый алалар, куллары белән тоталар, умарта гаиләсенең көнкүреше ничек корылганлыгын аңлыйлар. Илебезгә умартачылык культурасын күрсәтү — бу безнең горурлыгыбыз».

Бүген «Закировларның гаилә умарталыгы» — ул уңышлы эш кенә түгел, бу буыннар бәйләнешенең җанлы гәүдәләнеше. Шәвкать абый һәм Азатка карап шуны аңлыйсың: чын бал дисциплина, табигатькә хөрмәт һәм бер-береңә карата абсолют ышаныч булган җирдә генә туа. 

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Нет комментариев