Татарстанда вагоннарның рельстан чыгу очрагын прокуратура тикшерә
Узган төндә Татарстанның Арча районында 61 вагоннан торган хуҗалык поездының ике вагоны рельстан чыкты. Шул сәбәпле әлеге участокта поездларның хәрәкәт тизлеге кимеде, берничә пассажир поездының графиктан соңга калуы да шуның белән бәйле булды.
Идел буе транспорт прокуратурасында хәбәр итүләренчә, хәзерге вакытта тимер юл транспортын файдаланганда иминлек таләпләренең үтәлешен тикшерү бара. Шулай ук авария нәтиҗәләрен бетерү эшләре дәвам итә.
Поездлар тоткарлану сәбәпле пассажирларның хокукларының үтәлеше прокуратура контроленә алынган.
Әгәр пассажирларның хокуклары бозылган икән, алар +7 (910) 796-59-45 телефоны буенча кизү торучы прокурорга мөрәҗәгать итә ала, дип яза Татар-информ.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев