Райондашлар — район яшьтәшләре: Алмаз Мөхтәров белән Алмазия Шәехованың алтын юбилейлары
Бу елны Тукай районы үзенең 50 еллык алтын юбилеен билгеләп үтә. Нәкъ 50 ел элек, 1976 елның апрелендә, республика картасында Тукай районы дигән исем барлыкка килә. Әлеге тарихи вакыйга белән бер көнне районыбызда икеле шатлык була: Мөхтәровлар гаиләсендә Алмаз һәм Алмазия исемле игезәкләр дөньяга килә
Язмышлары район тарихы белән үрелгән бу ике туганны бүгенге көндә чын мәгънәсендә «район яшьтәшләре» дип атарга була. Район оешкан көнне туып, аның һәр үсеш этабын, үзгәрешләрен үз күзләре белән күреп, бергә үскәннәр алар.

«Аның шулай туры килгәнен кем белгән инде… 50 ел элек Тукай районы барлыкка килгән, 50 ел беренче «КАМАЗ» машинасы да чыга башлаган икән бит! Мин дә шул көнне ике балама гомер биргән. Шулай туры килсен дип, бер кеше дә санап утырмады! Ий, аны белүче дә юк иде инде!.. Хәзер генә, еллар узган саен, сабыйларымны бик истәлекле вакытта алып кайтканмын дип уйланам, — ди, аерым бер дулкынлану белән, Яңа Байлар авылыннан Фәния апа Мөхтәрова.
Соңыннан сүзгә районыбыз яшьтәше Алмазия Шәехова кушыла.
— Без игезәгем Алмаз белән 1976нчы елның 21 апрелендә дөньяга килгәнбез. Бу ел, чын мәгънәсендә, матур юбилейларга бай ел, — дип куя әңгәмәдәшем, хисләргә бирелеп. — Яңа Байлар авылында бөтен балачак, үсмер елларыбыз үтте. Күзкәй урта мәктәбен тәмамлагач, шәһәрдә укыдык. Игезәгем Алмаз туган авылыбызда яши, мин исә Малтабар авылы егетенә кияүгә чыктым. Бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә гомер итәбез. Әллә кая китмәдек, әти-әни янына кайтып йөрдек, кулдан килгәнчә ярдәм итеп тордык. Әтиебезнең арабыздан китүенә 4 ел булды… Әниебез янына сукмакны суыткан юк, Аллаһка шөкер. Ул өлкән булуына карамастан, барыбыр аерым яши. Әнигә күз-колак булып торырга, ярый әле, игезәгем бар дим.

Алмазия ханым белән Алмаз әфәнде шундый ипле итеп сөйләшәләр. Хәтта, әңгәмә вакытында, бер-берсенә матур итеп карап алалар да, бер-берсенең сүзен дәвам итеп бетерәләр. Алар үз үрнәкләрендә күрсәтә: бер тамырдан үсеп чыккан ике кеше бүген ике гаиләнең ныклы терәге генә түгел, ә бер-берсен тулыландырып торучы зур бер дөнья булып тора.
— Матур тормыш кордык. Игезәгем белән икебезгә 4 балабыз бар. Гомер буе шул районда яшәдек. Бөтен гомер Тукай районы белән бәйләнгән. Тормыш иптәшем Айгөлне дә Калмаш авылыннан эзләп таптым. Авыл тормышын бик яратам мин! Авылны бернинди алтынга да алмаштырмас идем. Бүгенге көндә дә маллар асрыйбыз. Шәһәрдә торып бетереп булмас иде! Барыбер авыл үзенә тарта. Тормыш иптәшем дә шундый фикердә. Бер көнгә генә шәһәргә барабыз, анда да авылны сагындым дия башлый. Ул Яңа Байларда фельдшер булып, Күзкәйдә исә почтальон булып хезмәт куя, — дип дәвам итә Алмаз Мөхтәров.

Игезәкләрнең балалары бер-берсе өчен абый-апа гына түгел, иң якын дуслар да икән. Алар бергә уйнап үскәннәр, бергә дөнья таныганнар, ә әти-әниләре исә балачак хатирәләрен үз балаларында яңадан кичергән. Игезәкләр арасындагы ул аңлатып булмый торган рухи бәйләнеш балаларга да күчкән: монда «синеке» һәм «минеке» дигән чикләр юк, монда барысы да уртак — шатлыклар да, мәшәкатьләр дә.

Мондый гаиләләрне күргәндә, татарның «Туган туганына таянса, дөньяны алыштырыр» дигән сүзләре искә төшә. Минем сүзләремне исбатлап куйгандай, Алмазия ханым үтә бер ярату, эчкерсез елмаю белән:
— Бер-беребез өчен янып-көеп торабыз. Алмаз белән киленебез Айгөл өчен шатланып торабыз. Алар икесе дә бөтен җаннары-тәннәре белән авылга береккәннәр. Берәүләр булса, киресенчә, шәһәр дип хыялланыр иде. Тик игезәгем Алмаз гаиләсе очрагында түгел. Инде шәһәрдә ял итегез әзрәк дип әйтеп карыйбыз, кая инде, юк, икенче көнне үк авылга кайтып китәләр. Әти-әниләр белән 8 ел бергә яшәгәннән соң, үзләре йорт салып керделәр. Алмаз гаиләсе белән бик дус яшибез, Аллаһка шөкер. Балаларыбыз да аралашып торалар. Бәхет дими нәрсә дисең инде?! — дип куя.

Шулай шул, туган җанлы булу – ул Аллаһның зур бүләге. Аннары игезәгең белән бер үк дулкында булу, бер-береңнең хәлен күз карашыннан аңлап тору – үзе бер могҗизага тиң. Сөйләшү барышында әңгәмәдәшләрем тагын бер могҗизага игътибар иттеләр, алар бер тавыштан бөек Тукаебыз йөрткән районда туганнарына, бигрәк тә истәлекле елга туры килгәннәрен әйттеләр.
—Тукай районы көннән-көн үсә, матурая, чәчәк ата. Яңадан-яңа юллар барлыкка килә. Аллаһка шөкер дип яшисе генә, — дип куя Алмазия ханым.

— Тукай районына күчкәч безгә юллар салдылар. Без Калмашка кадәр җәяү чыга идек. Аннары гына автобусны көтеп торып, теләгән җиргә бара идек. Хәзер бернәрсәгә дә зарланып булмый, бөтен нәрсә җитеш, Аллаһка мең шөкер, — дип сүзгә кушыла игезәкләрнең әнисе Фәния апа. — Мин үзем төп Әҗмәкәй авылыннан, Яңа Байларга күченеп килеп яшәвемә 56 ел булган икән. Бианай да шундый әйбәт булды, аның белән бер-беребезне аңлап, гомер иттек. Тормыш иптәшем – Зиннур да тормыш көтә торган әйбәт ир булды. Бер авыр сүз әйтмәде ул миңа! Кызганыч, бергә картаерга насыйп булмады… Бер догадан калдырганым юк! Балалар кайтсалар да, бергә мәчеткә барып, догалар укыйбыз. Инде алга таба да үз аякларыңда йөреп, калган гомерне исән-сау яшәргә насыйп итсә иде!

Бу күркәм гаиләнең тарихы — бер-берсенә карата ярату, хөрмәт һәм туганлык җепләренең никадәр нык булуын раслаучы үрнәк. Игезәкләрнең бер-берсен сүзсез аңлавы, Фәния апаның гомер буе иренә карата саклаган ихтирамы һәм балаларының ата-ана нигезен онытмавы — болар барысы да иманлылык билгесе.

Әңгәмә азагында игезәкләр, бер-берсенә карап елмаеп, әниләре Фәния апаның кулыннан алдылар. Аларның күзләрендә — рәхмәт хисе, ә күңелләрендә — Тукай районының киң кырлары кебек якты өметләр иде.

— Безнең өчен иң мөһиме — әниебезнең догасы һәм безнең арадагы бу рухи бердәмлек. Кайтыр урының, көтеп торган кешең булу — дөньядагы иң зур байлык, — дип төгәлләде Алмазия Шәехова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев