Күп балалы гаиләләр өчен ташламалы автокредит тәкъдим ителде
Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Гусев дүртенче бала туган гаиләләргә үзебездә җитештерелгән яңа машиналарны еллык 3 процент ставка белән кредитка алу мөмкинлеген тәкъдим итте. Кредит беренчел кертем һәм залогсыз, ә срогы 7 елга кадәр булырга мөмкин.
Россиядә күп балалы гаиләләр өчен автокредитларны максималь дәрәҗәдә уңайлы итмәкчеләр. РИА Новости хәбәр иткәнчә, Дәүләт Думасында дүртенче баласы туган гаиләләргә үзебездә җитештерелгән машиналарны сатып алу өчен 2 миллион сумга кадәр акча бирү идеясен күтәреп чыктылар.
Дмитрий Гусев билгеләп үткәнчә, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итү өчен машина иң кирәкле әйбер. Тәкъдим ителгән проект буенча, кредит алыр өчен беренчел кертем кирәкми һәм залог та таләп ителми. Әгәр йөртүче түләүләрне вакытында башкарса, ташламалы шартлар 7 ел дәвам итәчәк.
Бу адым бер яктан күп балалы гаиләләргә ярдәм булса, икенче яктан илдә туучылар санын стимуллаштыруга да юнәлтелгән. Дәүләт гаиләләргә уңайлы шартлар тудырырга бурычлы, ди парламентарий.
Чыганак: Татар-Информ мәгълүмат агентлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев