Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Когогина: «ТКХ тарифларын контрольдә тоту көчәйтеләчәк»

Россия Дәүләт Думасы ТКХ тарифларын формалаштыруны контрольдә тотуны көчәйтүче законнар кабул итте. Депутат Әлфия Когогина сүзләренчә, яңа карарлар тарифларны ачыграк итәргә һәм төбәк хакимиятләренең җаваплылыгын арттырырга тиеш.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре тарифларын формалаштыруны контрольдә тотуны көчәйтүче законнар кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина сүзләренчә, кабул ителгән карарлар һәр гражданга кагыла торган мөһим мәсьәләне — ТКХ хезмәтләре бәясен — катгыйрак контрольгә ала.
 

«Тарифлар формалаштыру тәртибе ачык һәм аңлаешлы булырга тиеш. Шул ук вакытта төбәк хакимиятләре бу өлкәдә зур җаваплылык тоеп эш итәргә бурычлы. ТКХ тарифларын контрольдә тоту көчәйтеләчәк», — дип билгеләде ул.

Яңа закон нигезендә Федераль антимонополия хезмәтенең вәкаләтләре киңәйтелә: әгәр аның күрсәтмәләре үтәлмәсә, хезмәт тарифларның максималь дәрәҗәсен мөстәкыйль рәвештә яңадан карау хокукына ия булачак. Моннан тыш, әлеге таләпләрне даими бозган вазифаи затлар өчен җаваплылык катгыйлана, хәтта дисквалификация дә каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев