Тукай районы хәбәрләре

"Якты юл" газетасы - Тукай районы

16+
Рус Тат
җәмгыять

Ак әби – хоккей җанатары

Мөнәздилә апаның өеннән кеше өзелми. Ни өчен? Чөнки, кешеләр күңеле пакь булганнарга тартыла. «Гомер буена кеше яратам. Аллаһ каршындагы бурычларымны үтәү – фарыз гыйбадәтләрне кылу күңел тынычлыгы бирә. Аллаһым белән аралашу – намазларым, ике кызым – төп таянычым, сердәшем. “Якты юл”ның хәрефен дә төшереп калдырмыйча укыйм. Аннары алып куеп торам, тәмләп уку өчен», – ди Куадының ак әбие Мөнәздилә апа.

 

Түбән Суыксуда туып-үскән Мөнәздилә Мөхәммәтша кызы Хафизова 1946 елда Алабуга педагогия училищесын тәмамлап һөнәри белем алганнан соң  Куадыга укытучы итеп билгеләнә. Сиксән ел элек аяк баскан Куады аның өчен – иң кадерле җирлек, халкы – иң якын кешеләре.   

Куадыга килен булып төшкән чагыннан ничәмә-ничә буын авыл халкына белем һәм тәрбия биргән мәгърифәтчене үзләре күптән әби-бабай булган чал чәчле өлкәннәр: «Апа, ни хәлләрең бар? Синең хәер-фатихаңны алырга кердем», – дип күчтәнәч белән керәләр. Ак әби, мөгаллимә – аяклы тарих. Куадылылар арасында Мөнәздилә Хафизова ярдәмендә нәсел шәҗәрәсен төзүчеләр байтак. «Мөнәздилә апа – күпләрнең беренче укытучысы. Хәреф танырга өйрәткән мөгаллимә өчен элекке укучылары – чал чәчле әби-бабай булсалар да, һаман балалары сыман. Аның кайгыртуы шуннан гыйбарәт – ул гел изге догада. Бу – бик зур гамәл», – ди авылдашлары.

Аяклы тарих

 «Әни озак еллар авыл елъязмасын алып барды – туган кешеләрне, үлем-китемнәрне яза торган амбар кенәгәсе бар. Шул дәфтәрен алып һәммәсенә дога кыла. Безнең авыл халкы – догалы. Әни лаеклы ялга чыкканчы авыл халкына белем һәм тәрбия бирде. Куадыда җинаятьчеләр юк. Читтән килеп төпләнеп яшәүче кешеләр: “Куадыда халык әдәпле”, – диләр. Авылдашларыбызның әдәпле-әхлаклы булуында әнинең өлеше зур”, – ди әнисен карап-тәрбияләп торучы кызлары, лаеклы ялга чыкканчы Чаллы мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбияты укыткан Тәнзилә  һәм юрист булып хезмәт куйган Рәзинә. – Әти белән әни тату яшәделәр. Үзара мөгамәләләренә таң калырлык иде. Әти гомере буе колхозда экономист булып эшләде. Безне – ике кызын тәрбияләү, укытуга зур игътибар бирде. Әни зур гаиләгә килен булып төшкән, аны яратып кабул иткәннәр”, – ди. Мөнәздилә апа кызының сүзенә кушыла: «Килен булып төшкән гаиләдә тугыз кеше иде. Бәхетемә, биемем-биатам мине үз балалары кебек якын күрделәр. Алар кебек изге күңелле кеше дөньяда бик сирәк. Биатам: “Балакайларым!” – дип яратып дәшә торган иде. Каенсеңелләрем белән гомер буе апалы-сеңелле шикелле дус-тату булдык. Миңа бөтен кеше дә якын. Армиягә хезмәт итәргә китүче, еракларга сәфәр чыгучы укучыларыма, аларның балаларына һәм оныкларына, оныкчыкларына  дога кылам, фатихамны биреп озатам. Догалар язып бирәм. Дистә еллар үтеп, саргаеп беткән догалыкны күкрәк кесәсендә йөртәләр. Балачакта бөтен нәрсә дә истә кала. Марат исемле укучым хәл белергә кергәч: “Апа, син безне урманга алып чыгып табигатьне яратырга, матурлыкны күрә белергә өйрәтә идең. Шундый сәяхәтләрнең берсендә ялгыш басып сеңеремне тарттырганмын. Мине өебезгә кадәр аркаңа кочтырып алып кайттың. Тагын шунысы хәтердә, кайбер балаларның чәчләрен кыскартып, тырнакларын кисә идең. Син – әниләр кебек йомшак була белдең. Сагынып искә алам шул чакларны!” – ди. Югыйсә, мин инде ул гамәлләрне ниндидер олы эш дип уйламый идем. Ә алар бала күңеленә уелып калган», – ди Мөнәздилә апа. 

Авылның яше-карты япь-яшь кызга “Апа!” дип дәшкән чорларда хезмәт куя ул. «Хәтерлим, бик хәтерлим. Алай гынамы, күз яшьләрем белән искә алам Парамонов Николай исемле укучымны. Мәләкәскә укытучы һәм берүк вакытта мәктәп директоры итеп эшкә җибәрделәр. Фатир хуҗасы Наталҗа апа кызларымны карады. Наталия Нестерованы гел яхшы сүз, рәхмәт хисләре белән искә алам. Менә шул авылның Парамонов фамилияле укучымның әнисе – тол хатын, имтиханнар җиткәч йөгереп мәктәпкә килгән. Миннән яше буенча зур бит инде үзе.  Хөрмәт белән: “Апа, улымны Куян авылы көтүен көтәргә рөхсәт ит. Югыйсә ачтан үләбез, көтү көтеп, кич белән тамагын туйдырып кайтыр”, – ди күп балалы ана. Ире сугышта һәлак булган, тормышлары авыр. Ә укучыны чыгарылыш имтиханнарыннан азат итәргә ярамый. РОНОда белсәләәәр... Яшь булсам да тәвәккәлләп: “Мин Николайга көтү көтәргә рөхсәт итәм, бер шарт белән – имтихан көнендә сәгате-минуты белән сынавын тапшырырга килсен”, – дидем. Имтиханын әйбәт итеп тапшырды. Тормыш сынавын да яхшы үтте. Апалары хәзер дә килеп хәлемне белеп торалар”, – ди Мөнәздилә апа. 

Гасыр яшьтәше Мөнәздилә апа заман белән бергә атлый. Тырышып компьютерда эшләргә өйрәнгән. Ноутбуктан үзенә кирәкле информацияне ала. Бигрәк тә дини теманы яратып укый. Ә инде хоккейга килсәк...

«Гомер буе  “Ак барс” хоккей командасы өчен җан атам. Владимир Ткачёв “Ак барс”та үсте, ныгыды. Аны бик ярата идем, оныгым сыман итеп күрдем балакаемны. Менә ничә ел инде командада ул булмагач күңелемә нидер җитмәгән кебек. Хоккей – минем стихия. “Нефтехимик”ның уенын калдырмыйча карап барам. Ни өчен? Чөнки анда Булат Шәфигуллин исемле хоккейчы уйнады. Менә аның өчен җан ата идем. “Нефтехимик”ның җиңүен теләп дога кылам һәрвакытта да. Яңа хәбәр белдем: Мәскәүнең “Динамо”сы һәм Түбән Кама “Нефтехимик” хоккей командалары һөҗүм итүче хоккейчыларны алмаштылар. “Нефтехимик”ның һөҗүм итүче хоккейсты Булат Шәфигуллин – “Динамо”га, «Динамо»дан Сергей Артемьев – “Нефтехимик”ка күчте. Безнекеләрнең  җиңәчәгенә  ихластан ышанам», – ди хоккей җанатары. 

Элекке чорларда некрутларның гармун тартып авыл әйләнүләрен сагынып искә алды мөгаллимә. «Бар иде заманалар – армиягә китүче егетләр гармуннар белән, җырлашып авыл әйләнәләр – туган як белән, авыл халкы белән саубуллашалар иде. Бер елны классымда 23 бала булып, шуның 12 се – малайлар иде. Армиягә китәр алдыннан авылны әйләнеп чыккач безгә керделәр. Яхшы хезмәт итеп, исән-сау кайтсыннар дип изге дога кылдым. Язылган, әзер догалыгым бар иде,  һәрберсенә шуны өләштем. Барысы да әйбәт хезмәт итеп туган якка әйләнеп кайттылар. Әйтәләр бит, кечене - кече, олыны олы итә белергә кирәк, дип. Сабый бала булсынмы ул, өлкән кешеме - аны хөрмәт итәргә кирәк. Ул яхшылыгың да үзеңә әйләнеп кайта. Менә сез: район хакимиятеннән, ветераннар һәм инвалидлар оешмасыннан, Түбән Суык-Су авыл җирлеге башлыгы һәм мәктәптән юбилеемны истә тотып, мине хөрмәт итеп килгәнсез. Җылы сүзләрегез, изге теләкләрегез, бүләкләрегез өчен рәхмәт. Россия Президенты Владимир Путин, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөрмәт күрсәтеп котлау җибәргәннәр. Бу – яшәргә көч өсти, күңелне үстерә. Хезмәтегезнең игелеген күреп, хөрмәткә сыенып яшәгез», – дип изге фатихасын җиткерде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев