2027 елдан хирурглар хастаханәдән тыш та медицина ярдәме күрсәтә алачак
җәмгыять

2027 елдан хирурглар хастаханәдән тыш та медицина ярдәме күрсәтә алачак

Хирургларга медицина ярдәме күрсәтү өчен хастаханәдән тыш та эшләргә рөхсәт бирергә мөмкиннәр.

Мондый үзгәрешләр 2027 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә мөмкин. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы әзерләгән боерык проектында табибларның эшчәнлек өлкәсен киңәйтү тәкъдим ителә, дип хәбәр итә РИА Новости.

Яңа тәртип хирургларга ашыгыч ярдәм чакырылган урыннарда пациентларга ярдәм күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк. Белгечләрне медицина эвакуациясе вакытында да эшкә җәлеп итү күздә тотыла — ягъни кирәк очракта хирург пациентны транспортта озатучы медицина төркеме составында эшли алачак.

Документта хирургларның паллиатив медицина ярдәме күрсәтүдә катнашуы да каралган.

Шул рәвешле, хирургларның медицина ярдәме күрсәтү географиясен хастаханә һәм поликлиника белән генә чикләмәскә тәкъдим ителә. Проекттагы нормалар 2027 елның беренче көненнән гамәлгә керергә мөмкин.


Нет комментариев