Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
Әдәби мәйдан

Бакчага бармыш – җан бирмеш

Хәтерлисездер әле, сиксәненче еллар башында шәһәрдән 30-40 чакрым җирләрдә халыкка бакча өләштеләр. Без дә җәһәннәм читендә урнашкан “Яшел тау” ширкәтеннән сөенә-сөенә җир алдык.

Аны ничек итеп эшкәрткәнебез, саз үләненнән чистартып азапланганыбыз әле дә күз алдымда. Ял көннәрендә бөтен гаилә белән шунда барырга күңел атлыгып тора иде. Ә автобусларны бик аз бирәләр. Чиратны икешәр сәгать алдан килеп ала идек. Эткәләшеп-төрткәләшеп чират барлаулар, бөтен дөнья хәлләрен сөйләшеп торулар үзе бер рәхәт, үзе бер күңелле иде. Ул чактагы хәлләрне хәзер сагынып сөйләргә генә калды инде.

Шулай, түземсезлек белән көтеп алган ял көннәренең берсендә, бакчага бара торган автобуслар тукталышына килеп бастым. Безнең “Яшел тау”га чират барысыннан да озынрак. Шалтыр-шолтыр чиләкләр, озынлы-кыскалы ящиклар, шыплап тутырылган сумкалар, рюкзаклар аскан, берсеннән-берсе бәләкәй балалар таккан бакчачылар бер-бер артлы чиратка тезелә торды.

Ниһаять, су буе сузылган чиратны бераз узыбрак, төсләре уңып, кыршылып беткән кызгылт-сары төстәге автобус килеп туктады. Җепкә тезгән төймәләрдәй тагылышып, шыгырдап ачылган ишек төбенә килеп туктадык.

- Белеп торыгыз! Билетсыз кертмим. Акчагызна алдан ук әзерләп куегыз! – дип чәңгелдәде муенына сандыкка охшаган ялтыравыклы сумка аскан кондуктор кыз, кендеген бераз гына каплап торган футболкасын әледән-әле тарткалап.

Ул арада, акчаларын чытырдатып учларына тоткан бакчачылар дәррәү күтәрелеп, бер ягы янчелеп кергән ишеккә ташландылар. Кондукторның челәндәй озын сыйраклары тик бермәлгә генә халык дулкыны өстендә күренеп алды да, аннан соң бөтенләй юкка чыкты. Күзе-башы тонган халык сөрелеп эчкә уза торды. 10-15 минут үттеме-юкмы, автобус шырпы тартмасыдай шыгрым тулды. Ә ярты халык әле тышта, шулар исәбендә мин дә.

Менә ачык тәрәзәләрнең берсендә мунча чабынгандай кызарып беткән, шыбыр тиргә баткан бер баш пәйда булды.

- Карчы-ык, Мәрфуга-а, дим, ишетәсеңме мине-е? Кайталмасам, бәхил бул, җәме-е...

Моңарчы автобус тирәли бөтерелеп, тәмам тинтерәп беткән, кечкенә буйлы апа, аның тавышын ишетү белән, томырылып, ачык тәрәз турысына килеп басты һәм мөлдерәп тулган яшьләрен яулык чите белән сөртә-сөртә, үтә ягымлы, үтә җылы тавыш белән картына дәште:

- Син, ни, Габдрахман, алай ук бетеренмә әле. Аллаһы боерса, кайтырсың. Бирлиннән дә кайттың бит, ризыгың булгач. Тик син ахтабустан ашыгып төшмә, җәме, ату таптарлар үзеңне...

Аның соңгы сүзләре шаулашкан, әйткәләшкән тавышлар астында күмелеп калды. Барысыннан да катырак имчәк бала тоткан яшь кенә хатын дулый, итәгенә тагын икәү тотынган. Хатынның туктаусыз акыруына колаклар шауласа да, түзәбез. Бик тә бакчага барасы килә.

- Сез нәрсә анда киерелеп бастыгыз! Атагызның машинасы дип белдегезме әллә?! Кысылыгыз, давай, яхшы чакта! Ату, автобусны әйләндерәбез, ике сөйләшеп тормыйбыз.

Аның сүзләрен җөпләгәндәй, пожар машинасының сыбызгысыннан да әчерәк тавыш белән баласы чиный башлады. Ул да булмады, ишек төбендә тарткалашып торган ике ир бер-берсен дөмбәсли башладылар. Үзләре сугышалар, үзләре сүз саен аналарын телгә алалар. Пожалый, бик яраталардыр. Соңыннан аңлаштылар тагын. Кысылып кергәндә, теге ир бусының хатынын этеп менгермәкче булган...

Шулчак “Начали” дигән команда ишетелде. Һәм тыштагы халык шуны гына көткәндәй, төбе җиргә тия язган автобусны сырып алып, әле уңга, әле сулга селкетә башлады.

Эчтәгеләр озак түзә алмадылар, әлбәттә. Тиз генә катгый фикергә килеп, ачык тәрәзәдән ак яулык болгадылар. Һәм бер-берсенә тагын да сылана төшеп, артка таба сөрлектеләр. Барлыкка килгән бушлыкка күз ачып йомганчы кереп тулдык.

Ниһаять, ярылырга җиткән автобус, ыңгыраша-ыңгыраша уфылдап, бакчага таба юл алды. Ул арада кондуктор кыз да табылды. Аның таныш чәрелдәвен ишеткәч, бөтен автобус белән сөендек.

Бераз тын алгач, җайлабрак басарга тырышып карадым. Тик сул аягыма урын табылмады. Шулай сыңар аякта, сеткамны башыма куеп, чиләгемне ничек кирәк алай урнаштырып, тәмам алҗып, күзләремне йомдым: “Тәки эләктем бит, бәхетем бар икән, Аллага шөкер. Бакчага бармыш – җан бирмеш, дип юкка гына әйтмиләр, шул”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев