Якты юл

Тукай районы

16+
Рус Тат
15 февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне

Хатирәләр алар – төрле-төрле

15 февраль – Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне. Интернациональ бурычын үтәгәндә һәлак булган әфганлыларны, туган якка әйләнеп кайткач вафат булган сугышчыларны без – исәннәр, һәрвакыт искә алабыз, исәннәрен – хөрмәтлибез

Үткән атнаның шимбәсендә Иске Абдул авыл мәдәният йортында 37 ел элек совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгуы, Россиядә интернационалист сугышчыларны искә алу көне уңаеннан хәрби-патриотик чара оештырылды.

Хәрби-патриотик чараны Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев ачты: «Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгуга 37 ел тулган көнне Ватан алдындагы бурычын үтәгән батырларны, МХО барган җирләрдән исән кайткан сугышчыларны хөрмәтләргә, ил азатлыгы өчен барган сугышларда батырларча һәлак булганнарны искә алырга дип җыелдык. Безнең бу һәм башка сугышлардан, кайнар нокталардан кайтканнарны һәм яуда башын салганнарны онытырга хакыбыз юк. Бүгенге митинг – яшь буынны, сугышта катнашкан ир-егетләрне һәм аларны тәрбияләп үстергән әти-әниләрне, халыкны берләштерә торган чара да ул. Россия халкына һәрвакыт сынаулар килеп тора. Бөек Ватан сугышы, Чечня... Хәзерге вакытта махсус хәрби операция бара. Илебез – зур территория били, табигый һәм файдалы казылмаларга бай. Шуңа да безне яулап алырга телиләр. Илебезне бүлгәләргә, халкыбызны кол итәргә юл куймабыз!» – диде һәм митингны ачык дип белдергәннән соң Россия һәм Татарстан Республикасы гимннарын аягүрә басып тыңладык.

Чарага җыелган халык өчен «Гиндукуш» хәрби-дан музеена экскурсия оештырылган иде. Иске Абдул клубында оештырылган концертны район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре, үзешчәннәр, фольклор ансамбль, аерым башкаручылар чыгышын тамашачылар алкышларга күмде.  

Хәрби-патриотик чарада әфганлыларга, махсус хәрби операциядә һәлак булган каһарманнарның дәүләт бүләкләре якын кешеләренә тапшырылды. Район башлыгы Камил Нәҗмиев, Яр Чаллы шәһәренең Комсомол районы һәм Тукай районы буенча хәрби комиссар Дамир Вәлиев махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган Евгений Бухарев, Вилдан Габдрахманов, Андрей Горохов, Максим Денисов, Сергей Казанцев, Илнур Сафин, Илнур Шәрәфиев, Радик Ямгутдинов, Илнур Лебедев (орденнар), Андрей Василькинның (медаль) якыннарына сугышчылар һәлак булганнан соң бирелгән орденнар һәм медальне тапшырдылар. Бүгенгесе көндә ил азатлыгы өчен көрәшүче Илшат Дияров, Юрий Кузнецов, Владимир Помазанов, Рафис Сәлаховларның медальләрен шулай ук якыннарына тапшырдылар. Әфган сугышын кичкән каһарманнар: Геннадий Харитонов, Фидаил Миңнебаев, Фәнис Мөхәммәтҗанов, Әбүзәр Габдрахмановлар хөкүмәт бүләкләренә лаек булдылар.

Хәрби хәрәкәт ветераннарының Тукай районы буенча координацион советы рәисе Фәрит Галәветдинов: «Халкыбызда: “Исәннәрнең – кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел!” дигән әйтем бар. Бер-беребезне барлап, хәл-әхвәл белеп тору, ярдәм кулын сузу – кешелеклелек. Үз вакытында Яр Чаллыда сугыш хәрәкәтләрендә булган хәрбиләр өчен тернәкләндерү үзәге ачуда зур ярдәм күрсәттек. Анда ел саен 500 дән артык әфганлы дәвалана. Халкыбыз – бердәм. МХО барган җирдәге сугышчыларга гуманитар ярдәм күрсәтүне гражданлык бурычы итеп тойган якташларым белән горурланам. Бүгенгесе көндә аеруча кирәкле шушы сыйфатларны халкыбыз югалтмасын иде», – диде сугыш гарасын кичкән әфганлы. Аннары Фәрит Алмас улы Галәветдинов хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннарга төрле мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итүләре, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә армый-талмый эшләүләре өчен ТР Министрлар Кабинетының Әфганстан Республикасындагы хәрби хәрәкәтләр һәм Төньяк Кавказ төбәге территориясендәге террорчылыкка каршы операцияләр ветераннары мәсьәләләре буенча координацион советы Рәхмәт хатын: Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиевка,  Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резеда Сафинага, «Сәйдәшев исемендәге» җитештерү предприятиесе директоры Марат Сафинга, хәрби хәрәкәтләр ветераннары оешмасы әгъзасы Артур Кадергуловка тапшырды.

Иске Абдул авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Гүзәл Вәлиева, Кәүсәрия Ситдыйкова, Зилфира Бактиваларга Хәрби хәрәкәт ветераннарының Тукай районы буенча координацион советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Хәрби хәрәкәт ветераннарын хәтердә саклау өчен ел дәвамында районыбыз җирлегендә мемориаль такталар куела. Хәрби-патриотик чара оештырылган көнне Украина, Луганск, Донецк халык республикалары территориясендә махсус хәрби операциядә катнашып каһарманлык күрсәткән якташларыбыз: рядовой Илнур Сафин туып үскән Ирек Таң авылындагы өйгә; рядовой Данир Минһаҗев туып үскән Иске Абдул авылындагы өйгә; ефрейтор Илшат Габидуллин туып-үскән Иске Абдул авылындагы өйләргә мемориаль такталар куелды.   

Истәлек тактасы куелуның нәкъ шушы көндә – 37 ел элек совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгуы датасына туры китереп ачылуы символик мәгънәгә ия – без дәһшәтле сугыш утыгн кичеп исән кайткан хәрбиләрне хөрмәтләргә, һәлак булганнарының исемен мәңгеләштерергә, хәтердән җуймаска тиешбез.

  • Әфган сугышы тугыз ел да ике ай, ягъни 3338 көн дәвам итә.
  • Бу сугыш аша 600 мең совет солдаты һәм офицеры уза. Шуларның 72 се Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
  • 15 меңнән артык солдат һәм офицер сугышта һәлак була, 6 меңе сугышта алган яралардан һәм каты авырулардан туган илгә кайткач вафат була, 311 кеше хәбәрсез югала.
  • Бүгенгесе көндә Тукай районында 147 әфганлы яши.

Фотолар район матбугат үзәгеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев