Якты юл
  • Рус Тат
  • Яктылык кайтаручы элементлар кергән киемнән булмаса, җәяүлене штрафка тартачаклар

    Тәүлекнең караңгы вакытында җирле пунктта автомобильләр йөри торган юл кырыеннан баралар икән, хәзер җәяүлеләргә мәҗбүри рәвештә яктылык кайтаручы элементлар кергән киемнәр кияргә туры киләчәк. Ә инде җирле пунктлардан читтә юл кырыеннан җәяү барганда мондый киемнән булмасаң, Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.29 маддәсе нигезендә 500 сум штраф салырга да мөмкиннәр....

    Тәүлекнең караңгы вакытында җирле пунктта автомобильләр йөри торган юл кырыеннан баралар икән, хәзер җәяүлеләргә мәҗбүри рәвештә яктылык кайтаручы элементлар кергән киемнәр кияргә туры киләчәк. Ә инде җирле пунктлардан читтә юл кырыеннан җәяү барганда мондый киемнән булмасаң, Административ хокук бозулар турындагы кодексның 12.29 маддәсе нигезендә 500 сум штраф салырга да мөмкиннәр. Бу кагыйдә агымдагы елның 1 июленнән керер дип көтелә. Яшь җәяүлеләрнең куркынычсызлыгын саклауга ЮХИДИ инспекторлары махсус игътибар бирәчәк.

    Статистикадан күренгәнчә, җәяүлеләрне бәрдерү очраклары нәкъ менә тәүлекнең караңгы вакытында яки томан, явым-төшемнәрдә еш була. Мондый вакытта юлда җәяүлеләрнең кинәт килеп чыгуы машина йөртүче өчен бөтенләй көтелмәгән хәл була. Ә кыш көне исә тормоз юлы тагын да озыная, шуңа күрә, җәяүлене инде килеп җиткәч кенә күрү фаҗигале тәмамланырга мөмкин. Яктылык кайтаручы киемнән булмаган кешене машина йөртүче якыннан яктыртучы фара белән 25-30 метрдан күрә, ә инде киемендә яктылык кайтаручы элемент бар икән, бу ара 130-140 метрга җитә. Ерактан яктыртучы фара белән барганда исә яктылык кайтаручы киемнән барган кешене 400 метрдан шәйләргә була. Административ җаваплылык кергәнне көтеп тормагыз, үз гомерегезне саклау өчен чараларны үзегез күрегез, дип кисәтәләр җәяүлеләрне район буенча ЮХИДИ бүлегеннән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: