Тукай районының Югары Байлар авылында урнашкан 2646нчы сайлау участогында тавыш бирү тантаналы рәвештә башланды — биредә беренче сайлаучылар булып 80 яшьлек Илдар һәм Сәлимә Һидиятуллиннар үз гражданлык бурычын үтәде.
Сайлау участогы иртәнге сәгать 8:00дә ачылуга ук килгән өлкән буын вәкилләре үзләренең активлыгы белән яшьләргә менә дигән үрнәк күрсәтте. Сабырлык һәм җаваплылык белән гомер иткән Һидиятуллиннар гаиләсе бу көннең район һәм ил киләчәге өчен никадәр мөһим икәнен ассызыклады.
Өлкән сайлаучыларны участок комиссиясе әгъзалары җылы каршы алды һәм бәйрәм көне белән котлап, аларга рәхмәт белдерде.
Фото/ Фәйрүзә Вәҗиева
Нет комментариев