Рөстәм Миңнеханов сайлауда үз тавышын бирде
җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов сайлауда үз тавышын бирде

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирде. Сайлау өч көн дәвам итәчәк һәм 20 сентябрьгә кадәр узачак.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда үз тавышын бирде. Бу турыда ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Бүген Россиядә Дәүләт Думасының тугызынчы чакырылышына депутатлар сайлау башланды. Өч көн дәвам итәчәк тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр узачак. Сайлау участоклары көн саен 8:00дән 20:00гә кадәр ачык.

Фото/ Рөстәм Миңнехановның МАКС каналыннан


Нет комментариев