җәмгыять

2027 елга бәйрәм һәм ял көннәре расланды

Россиядә киләсе ел өчен ял көннәре билгеләнде. 2027 елда россиялеләрне берничә озын ял көтә, шул исәптән Яңа елда 11 көнлек каникуллар булачак.

Россия Хөкүмәте 2027 елга бәйрәм һәм ял көннәре тәртибен раслады. Иң озын яллар Яңа ел бәйрәмнәренә туры киләчәк — алар 2026 елның 31 декабреннән 2027 елның 10 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә РИА Новости.

Киләсе елда шулай ук 23 февраль уңаеннан 21–23 февральдә, 8 Мартта 6–8 мартта, Май бәйрәмнәрендә 1–3 һәм 8–10 майда ял итәчәкләр. Россия көне уңаеннан яллар 12–14 июньгә, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 4–7 ноябрьгә билгеләнгән. 31 декабрь дә ял көне булачак.

 


Нет комментариев