Татарстанда 18 сентябрьдә +21 градуска кадәр җылытачак
Яңалыклар

Татарстанда 18 сентябрьдә +21 градуска кадәр җылытачак

18 сентябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр булмаячак, дип фаразлый ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе белгечләре.

Иртән кайбер урыннарда томан төшәргә мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан, соңрак көньяк-көнбатыштан секундына 4–9 метр тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы +2…+7 градус, көндез +16…+21 градус тәшкил итәчәк.


Нет комментариев