Тукай районы халкы бүген иртәнге сәгать 8:00дә ачылган сайлау участокларында үз сайлавын ясый башлады; тавыш бирү өч көн дәвамында, 20 сентябрьгә кадәр барачак.
Районда 44 сайлау участогы үз эшен башлап җибәрде. Биредә җирле халык РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлый, шулай ук Тукай районы муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлауларда катнаша ала. Сайлау участоклары көн саен 8:00дән 20:00гә кадәр ачык.
Сайлауның беренче көнендә яшьләрнең активлыгы аеруча игътибарны җәлеп итә. Комсомолец авыл җирлегенең 2642нче сайлау участогында районның 18 яшьлек яшәүчесе Мәликә Сираева беренче тапкыр тавыш бирде. Ул сайлауларда катнашуның киләчәк өчен бик җаваплы адым булуын ассызыклады.
Фото/ районның мәгълүмат үзәгеннән
Нет комментариев