җәмгыять

Татарстанда АИ-92 һәм АИ-98 бензины кыйммәтләнгән

Татарстанда сентябрь уртасында ягулык бәяләренең кайбер төрләре арткан. 8–14 сентябрь нәтиҗәләре буенча АИ-92 һәм АИ-98 маркалы бензин аеруча сизелерлек кыйммәтләнгән. Бу хакта Росстат мәгълүматлары сөйли, дип яза Татар-информ.

Бер атна эчендә АИ-92 бензинының литры 64 тиенгә өстәлеп, 69,01 сумга җиткән. Чагыштыру өчен, сентябрьнең беренче атнасында әлеге марка бары 26 тиенгә генә кыйммәтләнгән иде.

Иң зур үсеш премиум сегментында теркәлгән. АИ-98 һәм аннан да югарырак маркалы бензинның бер литры 1 сум 18 тиенгә арткан. Нәтиҗәдә, аның уртача бәясе 99,25 сум тәшкил иткән. Ай башында бу төр ягулык бәясе үзгәрмәгән.

АИ-95 бәясендә узган атнада динамика булмаган — литры элеккечә 73,83 сум. Дизель ягулыгы да 80,98 сум дәрәҗәсендә калган.

Шул ук вакытта республикадагы бәяләр Идел буе федераль округының уртача күрсәткечләреннән түбәнрәк. Округ буенча бер литр АИ-92 уртача 72,14 сум, АИ-95 — 78,30 сум, АИ-98 һәм югарырак маркалар — 101,43 сум тора. Дизель ягулыгының уртача бәясе 82,09 сумга җиткән.


Нет комментариев