Тукай районының Иске Җирекле авылында сайлау ничек уза
җәмгыять

Тукай районының Иске Җирекле авылында сайлау ничек уза

Тукай районында сайлау тулы көченә дәвам итә. Иске Җирекле авылындагы 2652нче сайлау участогында җирле халыкның активлыгы күзәтелә. Биредә беренче тапкыр сайлау хокукына ия булган яшьләр дә, гаиләләре белән килгән сайлаучылар да тавыш бирә.

Участокта беренче тапкыр гражданлык бурычын үтәүчеләргә аерым игътибар бирелә. Бүген 18 яшьлек Давид Зарипов һәм Карина Идрисова тормышларында беренче тапкыр сайлау бюллетеньнәре алды. Участок сайлау комиссиясе әгъзалары яшьләрне бу истәлекле вакыйга белән җылы котлап, аларның җаваплылыгын һәм мөстәкыйль тормышка аңлы адым ясауларын билгеләп үтте.

Иске Җирекледә сайлау традицион рәвештә гаиләләрне дә берләштерә. Марат һәм Нурия Закировлар да участокка бергә килгән. Алар өчен илнең киләчәген билгеләүдә катнашу — гаиләдә буыннан-буынга күчеп килгән мөһим традиция.


Нет комментариев