Минталип Минеханов: «Һәр кешенең үз гражданлык позициясе булырга тиеш»
җәмгыять

Минталип Минеханов: «Һәр кешенең үз гражданлык позициясе булырга тиеш»

Татарстан Республикасының атказанган фермеры Минталип Минеханов Тукай районының Иске Җирекле авылындагы сайлау участогында тавыш бирде. Ул һәр кешенең актив гражданлык позициясен күрсәтүенең мөһимлеген билгеләп үтте.

Танылган аграрий сайлауга якыннары — кызы Лилия һәм оныгы Айдар белән бергә килгән. Минехановлар гаиләсе өчен туган районда сайлауларда катнашу күп еллар дәвамында сакланып килгән гаилә традициясе булып тора.

Минталип Минеханов гражданлык позициясе сайлау көне белән генә чикләнергә тиеш түгеллеген ассызыклады. Аның фикеренчә, халык депутатлар белән актив аралашырга, төбәктә яшәү шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән тәкъдимнәрен җиткерергә тиеш.

«Без һәрвакыт сайлауларда катнашабыз, чөнки һәр балигъ булган кешенең үз гражданлык позициясе булырга тиеш. Әлеге позицияне конкрет эшләр белән расларга кирәк — сайлауга кадәр дә, сайлау вакытында да, аннан соң да. Депутатларга үз тәкъдимнәрең белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, алар да, мөмкинлекләреннән чыгып, халыкның тормыш шартларын яхшырту өчен эшләсен», — диде Минталип Исмәгыйль улы.

Фермер изге теләкләрен җиткереп, тынычлык урнашуын, Россия һәм Татарстанның алга таба да чәчәк атуы теләде.


Нет комментариев