Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Зөлфия Даутова: «Равил Лотфулла улы ихластан ярдәм итә, рәхмәт көтми»

Редакциягә килгән һәр хатта, һәр шалтыратуда диярлек укучыларыбыз авылларында яшәүче игелекле, ярдәмчел кешеләр турында еш язып, алар турында сөйләп, рәхмәтләрен җиткерергә тырышалар. Арабызда авылдашларына ярдәм кулы сузып яшәүче һәм эшләүче мондый кешеләр булуына сөенеп куясың. Менә көннәрнең берендә, редакциябезгә килеп кергән Бәтке мәктәбе директоры Зөлфия Даутова да сүз арасында Бакчасарай...

- Равил әфәнде бик тыйнак кеше. Үзенең эшләгән эшләре турында сөйләргә, мактанырга яратмый. Ә бит үзебезнең мәктәпкә, авылыбыздагы ветераннарга даими рәвештә ярдәм итеп, игътибарын кызганмый, - дип сөйләде Зөлфия ханым Равил Миңнехуҗин турында.

Берничә көннән, Зөлфия Даутова белән мәктәптә очраштык. Соңгы кыңгырау бәйрәме алдыннан булганга, бу көнне Бәтке мәктәбенең ишегалды җырлардан, шигъри юллардан яңгырап торды. Чыгарылыш сыйныф укучылары шул рәвешле репетиция уздыралар иде.

Зөлфия Исхаковна белән мәктәп эченә узабыз.

- Равил Лотфуллович кайчан гына мөрәҗәгать итсәң дә ярдәм итәргә тырыша, гозеребезне игътибарсыз калдырмый. Берничә ел рәттән ярдәм итеп килә, - ди директор ашханә ягына ишарәләп. - Ашханәбезгә савыт-саба алырга ярдәм итте, аннары, спорт залын ремонтлаганда бушлай буяу бирде, мәктәпнең тузган бусагасын төзекләндереп, бушлай брусчаткасын да алып килде. Рәхмәт инде аңа, - диде ул.

Зөлфия ханым сөйләвенчә, фермер һәр ел беренче сентябрь көнне мәктәпкә килеп, укучыларны, мөгаллимнәрне белем көне белән тәбрикли, сәләтле балаларга ярдәм итә икән. Яңа елмы, мәктәп тормышындагы башка мөһим датамы, Равил әфәнде килеп шундый тырышып укучы һәм башка сәләтләре булган егет-кызларга үз исеменнән бүләкләр ясап, аларның күңелен күтәрә.

- Әлбәттә, безнең кебек аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр күп. Ул аларның һәркайсын тыңлап, хәленнән килгәнчә булышлык итәргә тырыша. Аеруча ветераннарга, өлкән буын кешеләренә хөрмәте зур. Җиңү көне, өлкәннәр ункөнлеге вакытында Равил Лотфуллович аларга аерым ихтирамын күрсәтә. Безнең Бәтке авылында яшәүче сугыш һәм тыл ветераннарына көнкүрештә файдалы булган бүләкләр ясап, чәй өстәлләре кора. Хәйрия эшеннән тәм таба, рәхмәт көтми. Ул әле Минзәлә районындагы балалар йортына да шефлык итә. Аннары, аның «Алтын йөрәк» дигән күкрәк билгесе дә бар. Аны Минтимер Шәрип улы Шәймиев Равил Миңнехуҗинга үзе тапшырган. Кыскасы, әйтә башласаң, бу кеше турында шактый сөйләргә булыр иде, - ди эчкерсез генә Зөлфия ханым. Мәктәпнең якты коридорлары буйлап йөргәндә сөйләгән әлеге сүзләргә кайтыр юлга чыкканда Зөлфия Даутова: «Мондый киң күңелле кешеләр күбрәк булсын иде. Мөмкинлекләре булып, Равил Лотфулла улы кебек мәрхәмәтле кешеләр файдалы эш башкару белән бергә үзләренә дә савап җыя бит. Исән-сау булып, Аллаһы Тәгалә аңа сәламәтлеген кызганмасын, эшләре уң булсын», - дигән теләкләрен әйтеп хушлашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев