Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юллар яңара

Республикабызда милли проектларның тормышка ашырылуы – заман таләбе. Алар районнарның, авылларның йөзен үзгәртүгә, халыкның яшәү шартларын яхшыртуга ярдәм итә. Татарстанда илкүләм проектларга кадәр үк республика программалары гамәлгә кергән иде. Быел хөкүмәт программаларының саны 40ка җитте. 2019-2021 елларда Татарстанда милли проектларның беренче этабы өчен 44,6 млрд сум акча каралган. Милли проектлар 2024 елга кадәр дәвам итәчәк һәм финанслау суммасы елдан-ел артачак.

Милли проектларның бигрәк тә юллар төзелешен күздә тотканнары халык өчен бик кирәк. Тукай районында әлеге программа кысаларында Теләнче Тамак – Останково – Торнаташ юлына асфальт салына. Бүген инде Теләнче Тамактан Останковога кадәр тигез юлдан җилдереп кенә барырга була. Торнаташка кадәр асфальт салуны киләсе елга башкарачаклар.

Юл төзүчеләр беренче урынга сыйфатны куеп эшлиләр. Түшәлгән  юл катламы 4 сантиметрны тәшкил итә. Олы юлдан төшү урыннарын ясый башлаганнар. Алар 24 җирдә булачак. Алда юл кырыйларын төзекләндерү эшләре тора.

Якын-тирә авыллар халкы юллар төзелүгә сөенеп бертә алмый, яңгыр яуса да хәзер куркыныч түгел. Асфальт юлдан Сарман юлына да чыгу җиңелләште, диләр алар. Теләсәң М7 трассасына да чыгарга була.

Юл төзелеше район җитәкчелегенең даими контролендә. «Тукай муниципаль районының капиталь төзелеш хезмәте» МУП, «Татавтодор» АҖнең Чаллы филиалы подряд оешмасы да милли проектны игътибар үзәгендә тоталар.

/ Рөстәм Зәкиев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев