Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яшь әниләрне укырга чакыралар

«Демография» милли проекты кысаларында, өч яшькә кадәр бала белән декрет ялында утыручы һәм 0дән 6 яшькә кадәр балалары булган, эш урыннары булмаган хатын-кызлар өчен район мәшгульлек үзәге аша укулар оештырыла. 

Укыту Татарстан Республикасы бюджеты хисабыннан башкарыла. Шулай булгач, әниләр өчен укулар бушлай булачак. Бу проектны тормышка ашыру өчен Тукай районына 2020 елга 601 мең 650 сум акча бүленә. Нинди юнәлештә укыту хатын-кызларның үз гаризалары буенча да, эш бирүчеләрнең мөрәҗәгатьләре нигезендә дә билгеләнәчәк. 
Мәктәп яшендәге баласы булган, хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган, мәшгульлек үзәгенә исәпкә баскан хатын-кызларга уку чорында аена 12 мең 130 сум күләмендә (минималь хезмәт хакы) стипендия дә түләнә. 

Татьяна СИВРЮК, 
район мәшгульлек үзәге башлыгы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев