Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа хатлар, яки Швециядә балалар бакчасында нәрсәгә өйрәтәләр һәм акча ягы тарайса, төрекләр ит урынына нәрсә ашый?

Матбугатта кризис белән бәйле рәвештә экономия турында язмалар күбәйде. Әйтик, акча җитмәгән очракта ни эшлэргә, ягъни , гаилә бюждетын ничек дөрес итеп бүләргә? Ерак юлга, әйтик, Чаллыдан Казанга барганда машиналы юлдаш табарга, киелмәгән киемнәрне белдерү аша сатарга, азык-төлекне күпләп сату урыныннан бергәләп алып, бүлешергә һ. б. киңәшләр бар. Кайберәүләр өчен...

Матбугатта кризис белән бәйле рәвештә экономия турында язмалар күбәйде. Әйтик, акча җитмәгән очракта ни эшлэргә, ягъни , гаилә бюждетын ничек дөрес итеп бүләргә? Ерак юлга, әйтик, Чаллыдан Казанга барганда машиналы юлдаш табарга, киелмәгән киемнәрне белдерү аша сатарга, азык-төлекне күпләп сату урыныннан бергәләп алып, бүлешергә һ. б. киңәшләр бар. Кайберәүләр өчен бу чаралар яңалык түгел, чөнки безнең халык әле совет заманыннан ук экономия юлларын эзләргә күнеккән. Шул ук вакытта бу ысуллар , бу яшәү рәвеше безнең илгә генә хас , дигән фикер яши. Башка илләрдә күпчелекне тәшкил иткән урта хәлле кешеләр экономия турында уйлыймы икән? Бу хакта без "Ватандашлар" сәхифәсендә хат алышкан милләттшләребездән сорадык.
Хатларны укыганнан соң, Швециядә һәм Төркиядә тасвирланган күренешләрне мин экономия дип түгел,ә бәлки, һәр нәрсәгә карата сакчыл караш дип атар идем. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Швециядә яшәүче якташыбыз Гөлүзә Зыятдинова хатыннан :
"Швециядә таксида да, үз машиналарында да йөриләр, әлбәттә. Шулай да җәмәгать транспортында йөрүчеләр күбрәктер. Мәсьәлән, безнең өйдән ерак түгел генә поезд тукталышы урнашкан. Без шәһәргә, Стокгольмга поезд белән 18 минутта барып җитәбез. Нигә машина белән барырга? Иртән эшкә шәһәргә баручылар да поезд га кадәр берничә тукталыш кына баралар да, шунда машиналарын калдырып, поездга утырып шәһәргә эшкә китәләр. Биредә велосипедта йөрү бик популяр. Без үзебез дә гаиләбез белән сәпидтә чабабыз: мәктәпкә дә, эшкә дә, кибетләргә дә. Яхшы сәпид юллары каралган, шәһәрдә дә.
Экономия дигәннән: Лампаларның да күп электроэнергия сарыф итмәгәннәрен кулланабыз. Без үз йортыбыз , ягъни виллада торабыз. Җәен көн кызу булганда, безнең икенче катта бик тә эссе була. Ә кышын, бигрәк тә җил булса, өебезне салкын ала. Виллада торучыларның өйләре шулай салкынча була, мин инде хәзер бу шартларга ияләштем, җылырак киенәм. Өебез электр белән җылына бит. Димәк, җылыны күп ачсаң, акча күп яна. Йокы бүлмәсендә саф һава - һәрчак 15 ләп градус, ә залда - уртача 18 ләп. Әле бездә ярый. Без шулай бер елны Ирландиядәге Дублинга дусларыбызга кунакка барган идек. Башта телефоннан хуҗабикә безгә : "Белеп торыгыз, безнең өйдә салкын", диде. Әйе, бездә дә салкын, дидем аңа. Шуннан соң сорый: "Ничә градус сездә?", ди. Мин 15-16 дим. Ооо,әле сезнең өйдә җылы икән, ди. Аларда 13-14 икән. Ярый, без баргач, өстәмә җылыттылар инде.(Без дә кунаклар өчен җылыта алабыз).
Киенүгә килгәндә, биредә табигый тун кию юк дисәм, дөреслеккә туры килер, бик сирәк кенә, карт әбиләрдә генә күрергә мөмкин, анысы да ясалма тун булырга мөмкин. Мех, тун кию куркыныч та, хайваннарны яклаучы һәм саклаучылар андый киенүчеләрне яратмыйлар бит. (Бер елны шулай, шәһәрнең бер мех кибетенең ишеген һәм тәрәзәләрен сызып, буяулар белән бозып бетергәннәр иде) Стокгольмдагы иптәш кызым миңа килер алдыннан ук кисәткән иде, мех башлыкларыңны китереп тә торма, дип. Шулай итеп дөрес эшләгәнмен. Куртка, уңайлы аяк киемнәре, күбрәк спортча киенәбез инде.(Хәзер инде сездә дә шулайдыр)
Бездә Швециядә, балалар бакчасыннан ук, әйберләрне сортировать итәргә өйрәтәләр. Мәс ьәлән, кәгазь - аерым, пыяла савытлар, шешәләр - аерым, ак пыяла-аклары, төсле пыяла -төслеләре янына аерым контейнерга ташлана.
Беренче рәсемдә : "Кире кулланышка тапшырыла торган чупләр станциясе"(Шведчадан тәрҗемә иткәндә шулай була) Кызыл төстәге тарма - батарейкалар өчен
Икенче рәсемдә урамдагы арбалар. Берсендә кәгазь, газета , журналлар, ә икенчесендә кухня чүпләре, ризык калдыклары - бәрәңге, кишер кабыгы һ. б.
Урамда һәрбер йорт алдында иске, кирәкмәгән газета, журналларны салу өчен зур, тәгәрмәчле пластмасс арбалар тора. Аларны айга бер тапкыр йөк машинасы килеп, үз контейнерына бушатып китә. Шунысы кызыклы, бу арбага син хатны ташлый аласың, ә конвертын ташларга ярамый, чөнки конвертның ябыштырган урыны катырак та, клейлы да бит, ягъни ярамаган матдә кулланыла, ә иске кәгазь, газета-журналларны эшкәртеп, яңа кәгазь җитештерелгәндә ул конверт, әйткәнемчә, зыянлы һәм зарарлы булып чыга.
Рәсемдә: контейнерга язылган: "Бары тик газеталар өчен генә"(Уртада "конверт ярамый" диелгән)
Көзен яфракларны бер капчыкка тутырабыз. Ташлыйсы иске кием, тукымалар да аерым җыела, электрон җиһазлар да, батарейкалар да, химик: шампунь, калган чәч буяулары, парфюм, иске кремнар да барысы да чүплектәге аерым контейнерга ташлана. Ә иске дарулар, калган таблеткалар, рецепт белән алынган кремнарны җыеп, аптекага тапшырабыз.
Рәсемдә : Шул ук станциядә. Куллануга яраклы киемнәр һәм аяк киемнәре
Кока-кола шешәләрен һәм башка пластик савытларны кибеттә тапшырабыз да, чек алабыз. Бәлки сез дә шулай эшли башлагансыздыр.
Әйләнә-тирә мохитны чиста тоту өчен дә күп эшләнелә. Урамнар, паркларда чүп савытлары җитәрлек куелган. Ә этләрнең тизәкләрен ташлау өчен махсус чүп кәрзиннәре дә каралган, ягъни этне һавага алып чыккан хуҗасы һәрвакыт кесәсендә пластик пакет йөртә. Эт йомышын башкаргач, хуҗа аның артыннан җыештырып, тизәкле пакетны урамдагы шул махсус кәрҗиннәргә ташлый.. ( Ә бит, мисал өчен Францияне алсак, Парижда гына да бер ел эчендә меңәрләгән кеше шул эт тизәгенә таеп, аякларын тайдыра, сындырып, хастаханәгә керәләр икән. Бу турыда мин бер швед язучысының мәкаләсендә укыган идем)
Кыскасы, биредә һәр нәрсә уйланылган, эшләргә генә кирәк. Без- кешеләр бит төрле , әлбәттә, урамда чүпне ташлаучылар да, яисә эт тизәген җыймаучылары да очрый. Ләкин, бәхеткә каршы, алар сирәк.
Экономия турында язганнарның барысы да швед халкының холкы, алардагы гадәтләр белән дә тыгыз бәйле дип уйлыйм. Киләсе хатымда бу милләт турында тәэсирлэрем, күзәтүләрем белән дә уртаклашырмын.
Барчагызга да ягымлы сәламнәр белән, милләттәшегез һәм якташыгыз Гөлүзә."
Гөлүзә Зыятдинованың башка хатларын моннан укырга мөмкин : http://www.tukai-rt.ru/ru/component/k2/item/8421-goluze-zyiyatdinova.html
Төркиядә яшәүче Фәнис Зыятов хатыннан :
"Кием һәм өй өчен кирәк-яракны ташламалы кибетләрдән, маркетлардан алу Төркиядә киң таралган. Ә ник шулай итмәскә? Мәсьәлән, мин бер телефон алырга уйласам , 5-6 маркетны әйләнеп узам, кайда арзан икән, шуннан алам. Шул ук сыйфат, шул ук марка бит ул, нигә әле кампания (төреклер "скидка"га "индирим" ди, ягьни бәялерне иңдерү:)) башланган кибеттән алмаска? Киемне дә шулай алабыз. Монда кышкы киемнәр көзгә, җәйге киемнәр кышка таба арзаная.
Бензинга күп акча тотмас өчен автобуста йөручеләр дә бар. Аннары акчаны кесәдә калдыру өчен велосипедта йөрүчеләр дә бик күбәйде.
Монда ит ризыклары бездәгегә караганда азрак. Кайбер гаиләләр корбан чала, чалган корбан итенең бер өлешен ашарга аерып кала һәм менә ел буе аз азлап шуны пешереп ашый.
Төрекләр кыш буе ашау әчен җәйдән ризыклар әзерли, яшелчәләрне тозлап куялар. Фасоль кузагын, борыч, кабак, баклажан кебек күп ашалган яшелчәләрне киптереп, суык урында саклыйлар. Чөнки кышын бу яшелчәләр кыйбатрак була.
Акча ягы тарайса, итле ризыклар урынына яшелчә ашлары пешерә халык. Сыер ите урынына тавык ите пешерә, дөге урынына токмач, макарон пешерә. Базарга чыкса , җиләк -җимешнең арзанрагын алырга тырыша. иске киемнерен киеп тора...
Балаларның кечерәйгән киемнәрен бер-береңнен баласына бирү бар.
Аннары монда хакимиятләрдә , төрле оешмаларда ярдәм фондлары бар. Әйтик, син залга яңа мебель аласың, ә искесен шушы фондларга бирәсең, алар исә фәкыйрь, ихтыяҗы булган кешеләргә , гаиләләргә тараталар.
Анталиядә кышын да җылы була, якынча , 10-15 градус, әмма өйләрнең эче суык була. Бөтен бүлмәләрне җылытмыйча гына, кыш көннерен бер бүлмәде утырыла һәм йокланыла. Әлбәттә, бөтен гаиләләр дә шулай итә дип әйту дөрес булмас. Монда бөтен өйләр диярлек кондиционер белән җылытыла. Кондиционер урынына монда кумер ягучылар да бар, күмер күпкә арзангарак чыга. Акча янчыгына курә күмернең дә сыйфатлысы бар, арзанрагы бар."
Фәнис Зыятовның башка хатларын моннан укырга мөмкин :http://www.tukai-rt.ru/ru/component/k2/item/8429-fәnis-zyiyatov.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев