Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел белән, хөрмәтле райондашлар!

2014 ел тарихка китеп бара, якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2015 елга аяк басабыз. Узган елны канәгатьләнү һәм рәхмәт хисләре белән озатырга кирәктер. Республика агросәнәгать тармагында, җитештерү комплексында уңышлы гына программалар эшли. Һәм бу гамәлләрдә безнең районның да өлеше бар. Соңгы берничә ел корылыклы килсә дә, игенчеләребезнең осталыгы, тырышлыгы...

2014 ел тарихка китеп бара, якты өметләр, киләчәккә зур ышаныч белән 2015 елга аяк басабыз. Узган елны канәгатьләнү һәм рәхмәт хисләре белән озатырга кирәктер. Республика агросәнәгать тармагында, җитештерү комплексында уңышлы гына программалар эшли. Һәм бу гамәлләрдә безнең районның да өлеше бар. Соңгы берничә ел корылыклы килсә дә, игенчеләребезнең осталыгы, тырышлыгы белән һәм алдынгы технологияләрне куллану нәтиҗәсендә 116 мең 694 тонна уңыш җыеп алынды, 107 мең 663 тонна терлек һәм кош ите җитештерелде, 23 мең 963 тонна сөт савып алынды. Билгеле, бу уңышларда фермер хуҗалыклары, гаилә фермаларының да өлеше бар. Районда 65 фермер хуҗалыгы, 27 гаилә фермасы эшләп килә. Агросәнәгать комплексында инвестиция проектлары уңышлы тормышка ашырыла. Алар, башлыча, яңа производстволар төзүгә, гамәлдәге технологик линияләрне модернизацияләүгә һәм җиһазлар сатып алуга тотыла.
Соңгы елларда авылларыбызның йөзе күзгә күренеп үзгәрде. Дистәгә якын күп функцияле фельдшер-акушерлык пункты төзелде, клублар, мәдәният учакларына яңа сулыш бирелде, мәктәп, балалар бакчалары биналары ремонтланды, полициянең участок вакаләтлеләре өчен административ торак комплекслары куллануга тапшырылды. Яңа 2015 елга да планнар зурдан. Сезнең белән бергәләп, бер йодрыкка тупланып алынсак, барысы да үтәлер.
Яңа ел белән, хөрмәтле райондашлар! Алга карап, өмет белән яшик, булдырырга тырышыйк. Һәммәгезне - олысын-кечесен чын күңелдән Яңа ел белән тәбрик итәм, исәнлек-саулык, гаиләләрегезгә иминлек, бәрәкәтле мул тормыш, бәхет телим. Яңа ел һәр өйгә куаныч, күңел тынычлыгы, илгә-көнгә иминлек алып керсен.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм котлау Яңа ел

2
X