Хөрмәтле райондашлар!
Менә тагын бер ел тарихка китеп бара. Тиздән 2015 елга аяк басабыз. Мәшәкатьле татар дөньясы кылган гамәлләренә исәп-хисаплар ясап, киләчәккә планнар кора. Милли мәдәният, әдәбият өлкәсендә матур күрсәткечләребез бар. Милли телебезгә, гореф-йолаларыбызга игътибар арта, яңа талантлар ачыла. Киләчәктә дә шулай дәвам итсен. Яңа елда һәрберегезгә исән-иминлек, илләребезгә тынычлык, гаиләләребезгә бәхет...