Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кол Шәриф мәчетендә, республикада беренче тапкыр буларак, тәүлек әйләнәсе Коръән укылачак

Аны заман яшьләре теле белән "флешмоб" дип тә атыйлар Иртәгә, 2 гыйнвар көнне Кол Шәриф мәчетендә үзенчәлекле дини флешмоб уздырылачак: 24 сәгать буена республиканың Казан Кремлендәге төп мәчетендә, беренче тапкыр буларак, бертуктаусыз Коръән укылачак. Акцияне уздырыр өчен мәчетнең беренче катында махсус урын әзерләнә. Чараның шаһиты булырга теләүчеләр өчен онлайн-трансляция каралган....

Аны заман яшьләре теле белән "флешмоб" дип тә атыйлар
Иртәгә, 2 гыйнвар көнне Кол Шәриф мәчетендә үзенчәлекле дини флешмоб уздырылачак: 24 сәгать буена республиканың Казан Кремлендәге төп мәчетендә, беренче тапкыр буларак, бертуктаусыз Коръән укылачак.
Акцияне уздырыр өчен мәчетнең беренче катында махсус урын әзерләнә. Чараның шаһиты булырга теләүчеләр өчен онлайн-трансляция каралган. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бәрәкәт иңдерүгә сәбәп булыр дип көтелә.
Чарада Татарстанның мөселман дин әһелләре, Россия төбәкләре мөфтиләре һәм күп санда чакырылган кунаклар катнашачак
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X