Якты юл

Тукай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Яңа ел бәйрәмнәре гөрли

Районыбызның бөтен авыл җирлекләрендә, шул уңайдан мәктәпләрдә, балалар бакчаларында күңелле һәм мавыктыргыч Яңа ел бәйрәмнәре гөрли. Әлеге бәйрәмне бөтен кеше зур түземсезлек белән көтеп ала, киләчәккә яңа планнар кора, якты уй-хыяллар белән яна. Сабыйлар исә Кыш бабай белән Кар кызыннан татлы бүләкләр алырга хыяллана. Моның өчен бәләкәчләр ел буе шигырь...

«Акчәчәк»кә йөрүче сабыйлар Яңа ел бәйрәменә, чыннан да, ныклап әзерләнгәннәр. Кызларның энҗе бөртекләре төшерелгән күз явын алырлык күлмәкләрен күргәч, бер мәлгә тынсыз калдым. Кемнәр генә юк иде бу кичәдә - аю, төлке, куяннар, бүре, чит ил мультфильмнары геройлары. Алар Кыш бабай һәм Кар кызына шигырьләр сөйләделәр, җырлап, биеп тә күрсәттеләр. Ә Яңа елның төп тылсымчысы аларга татлы бүләкләрен тапшырды, кызыклы уеннарда катнашырга чакырды.
- Яңа ел бәйрәмен балалар гына түгел, без, зурлар, да көтеп алабыз. Яслегә йөрүче һәм уртанчы төркем балалары Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр. Зурлар төркеме исә әти-әниләр өчен бәйрәм программасы әзерләгән. Бик күңелле булды, бәйрәм балаларга да, аларның ата-аналарына да ошады, - диде «Акчәчәк» балалар бакчасының музыка җитәкчесе Эльза Батталова.
Сүз уңаеннан, районыбыз мәктәпләрендә балаларның кышкы ялларын файдалы үткәрү максатыннан, төрле чаралар планы төзелгән. Әйтик, шугалакларда - хоккей уеннары, чаңгы ярышлары, экскурсияләр һ.б. чаралар үткәрү каралган.
P.S. Кышкы каникулларда үткәреләчәк чараларның тулы исемлеген (бөтен авыл җирекләре буенча) газетабызның рәсми сайтыннан (http://www.tukai-rt.ru) һәм «Вконтакте» социаль челтәрдәге «Якты юл» газетасының рәсми төркеменнән (http://vk.com/club54482574) карый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Якты юл" газетасына язылыгыз һәм Тукай районындагы яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торыгыз

https://podpiska.pochta.ru/press/%D0%9F9499


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балачак илендә